+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май , 09:25

"Хатынымда чир таптылар"

Җырчы Винарис Илъегет кошын сатарга мәҗбүр. Бәясе - 200 000 мең сум.

"Хатынымда чир таптылар"
"Хатынымда чир таптылар"

«Без попугаебыз Игорекны сатарга булдык. Аңа 7 яшь, жако токымлы. Тормыш иптәшемдә кошларга аллергия таптылар. Попугайны яратып үстердек, уңайлы шартларда яшәде. Бәясе– 200 000 сум», – дип яза бу турыда социаль челтәрдә Винарис.

Кошчыкның бәясе ярыйсы гына! Баксаң, әлеге токымлы кошлар шулай кыйммәт тора икән. Алар җөмлә төзеп сөйләшергә дә сәләтле, ди. Аллергия таратып утырмасалар да була бит инде!

Лилиягә сәламәтлек телик. Винарис кебек ирең булганда, чир дә алмас, машинаң да затлы булыр, билләһи.

Фото: Лилия Хәмитованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: