+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2021, 13:05

“Авыл яшәргә тиеш!”

Кырмыскалы районы вәкилләре Казанда үткән эшкуарлар җыеныннан шушы фикердә тагы да ныграк инанып кайткан.

Кырмыскалы районы вәкилләре Казанда үткән эшкуарлар җыеныннан шушы фикердә тагы да ныграк инанып кайткан.

Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә авыл эшкуарлыгын үстерү бүгенге авылның матди базасын һәм иминлеген булдыруда мөһим ярдәм булып тора. Шул ук вакытта милли гореф-гадәтләрнең, туган телнең һәм мәдәниятнең бишеге дә ул авыл. Димәк, аны сакламасак, телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне саклау да авырга туры киләчәк.


2012 елдан бирле Татарстан Республикасында Бөтендөнья татар конг­рессының Башкарма комитеты “Русия­нең татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыены шул максат­ны күз уңында тотып, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар эшкуарларын, фермер хуҗалыклары җитәк-челәрен бергә туплап, тәҗрибә өйрәнү, авылларны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышу мәйданчыклары әзерли. Күркәм йолага әверелгән чарада быел 60тан артык кешедән торган Башкортстан Республикасы делегациясе составында Кырмыскалы районы вәкилләре – Мөкәй авылы мәчете мөдәрисе, умартачы Исмәгыйль Иб­раһимов һәм Сахай авылы имам-хатыйбы, “Идиллия” җәмгыяте җитәкчесе Руслан Мөхәм­мәтшин да катнашты.
Исмәгыйль Әхтәм улы Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенда беренче тапкыр гына катнашмый. Ул аннан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
– Мин ел саен Казанда узган җыеннан яңа идеяләр алып, үз тәҗ­рибәм белән уртаклашып, баш­калар-ның эш ысулларын өйрәнеп һәм алга таба да тырышып эшләү өчен көч-куәт алып кайтам. Әлбәттә, пандемия сәбәпле чикләүләр аркасында быел катнашучылар күпкә азрак булса да, сәфәр нәтиҗәле узды. Терлекчелек, кошчылык һәм башка юнәлешләр буенча оештырылган мәйданчыкларда катнашып, милләттәшләребез, кар­дәшләребезнең тәҗрибәсен өйрәнеп, дуслашып, туганлашып кайттык. Бу сәфәргә баруда ярдәм күрсәтүчеләргә – Сахай авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснет­диновка, мәктәп директоры Наил Зәйнуллинга һәм депутатларга да зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Әйткәндәй, Сахай авылы халкы элек-электән ярдәмчел, бердәм булды. Бу йолаларның сакланып килүе зур куаныч. Биредә телебезне, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау, дин-гыйлем ягыннан да зур эш алып барыла. Авылда бүгенге көндә ике мәчет булуы да шул хакта сөйли. Аларга минем шәкертем – шушы авылда туып-үскән, бүген дә шунда көн күрүче Руслан Мөхәм­мәтшин имамлык итә, — ди Исмәгыйль Ибраһимов.
Исмәгыйль Әхтәм улы бил­геләвенчә, IX Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җые­нында катнашучылар пленар утырышта һәм “Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү техноло­гия­ләре”, “Авыл биләмәсендә сыйфатлы азык-төлек җитеш­терү – сәламәт милләткә туры юл”, “Авыл хуҗалыгы җир­лекләрендә кооперация оештыру өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре”, “Авыл хуҗалы­гын санлаштыру: яңа мөмкинлекләр” кебек дискуссия мәйдан­чыкларында аг­росәнәгать комплек­сының һәм хә­зерге авылның социаль-мәдәни про­цес­с­ларының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуларда катнашкан.
Җыенда чыгыш ясаучылар да авылда эшкуарлыкны үстерү буенча “Русия татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы эшчәнлеген активлаштыру, авылны саклау, төбәкне өйрәнү буенча гуманитар проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру, төбәк этномәдәни һәм фольклор бәйрәм­нәрен оештыру уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп, бу юнәлештә эшне дәвам итү кирәклеген ассызыклаган.
Җыенның икенче көнендә катнашучылар Татарстанның Тукай районында булып, мондагы авыл эшкуар­ларының эш тәҗрибәсе белән якыннан танышкан.
Чараның өченче көнендә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында җыенның пленар утырышы узган. Монда безнең республика делегатлары да чыгыш ясаган. Туймазыдан Бөтендөнья татар конгрессы милли шурасы әгъзасы, “Русиянең татар авыллары” иҗтимагый оешмасы шурасы рәисе, “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, “Бабай утары” этнографик комплекс төзетүче Фәнир Галимовның чыгышын залда утыручылар зур кызыксыну белән тыңлаган.
Шулай ук монда Русия төбәк­ләрендә җи­тештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсен дә райондашларыбыз сокланып карап йөргән. Аеруча умартачылык буенча күргәзмә якташларыбызны үзенә җәлеп иткән. Исмәгыйль Әхтәм улы бу тармакта бай тәҗрибәгә ия булса, Руслан Мөхәммәтшин да бу юнәлештә эш башларга ниятли. Шуңа бу күргәзмә аңарда аеруча зур кызыксыну уяткан.
Якташларыбыз IX Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыеныннан алып кайткан тәҗрибәне үзләренең хуҗалыгында да кулланыр һәм бу аларның эшчәнлегенә ярдәм итәр, дип ышанасы килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Читайте нас: