+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 апрель 2021, 14:10

Бүген бакчага чыкмагыз!

Моның өчен бик җитди сәбәпләр бар.

Моның өчен бик җитди сәбәпләр бар.

Бүген тулган ай Чаян йолдызлыгында булачак. Ай тулган көнне чәчү-утырту эшләрен башкарырга ярамый.

Бу көнне үсемлекләр бик “хәлсез” була, ә аларның җир өстендәге өлешенә күп итеп сут җыела. Шуңа да аларны зарарлаудан сак булырга кирәк. Тулган ай көнне чәчәргә, күчереп утыртырга, ботакларны кисәргә, яшелчә башларын өзәргә киңәш ителми.

Иртәгә Ай акрын гына кими башлаячак. Кимүче Ай 28, 29 апрельдә Чаян йолдызлыгында булачак, бу чәчү, утырту эшләре өчен уңайлы көннәр санала. Бәрәңге, кишер, сарымсак, суган утырту, теплицага помидор, борыч чыгару өчен яхшы вакыт. Шулай ук, теплицага укроп, петрушка, шпинат, салат, базилик кебек яшел тәмләткечләр, редис чәчеп куярга була. Чәчәкләр үстерергә яратучыларга бүлбеле һәм суганлы чәчәкләр утырту уңышлы булачак. Бу атнада бакчага җимеш агачлары утырту өчен дә уңайлы көннәр көтелә. Тик агач, куак ботакларын кисәргә киңәш ителми.
Бакчачыларга, шулай ук, зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәшү нәтиҗәле булачак.

Фото: allremont59.ru


Читайте нас: