Уфада яшәүче 17 яшьлек Самира Әхмәтвәлиева бик куркыныч сынау - канда яман шеш авыруы белән очрашкан. Яшь булуына карамастан, кыз терапияне тыныч кабул итә, ә Самираның әти-әнисе кызларының гомере өчен күпме кирәк булса, шул кадәр көрәшергә әзер. Һәм хәзер аларга битараф булмаган кешеләрнең ярдәме бик кирәк.
Самираның әти-әнисе сүзләренә караганда, аларның кызы һәрвакыт сабыр, актив һәм сәламәт бала булып үсә. Фигуралы шуу белән шөгыльләнә, мәктәптә укый һәм якты киләчәк турында хыяллана. Әмма 2023 елның җәендә гаилә тормышы бик үзгәргән. Самира үзен начар хис итә башлый, даими хәлсезлеккә һәм арыганлыкка зарлана. Әти-әниләре кызларының агарынуын һәм ашаудан баш тартуын борчылып билгеләп үттеләр.
- Самира тугызынчы сыйныфны тәмамлый иде. Без аның бу хәлен имтиханнарга әзерлек нәтиҗәсендә арыганлык белән аңлаттык. Кызыбыз уку өчен борчыла иде, - дип сөйли кызның әтисе Дамир Әхмәтвәлиев. - Июль аенда аның хәле тагын да начарланды, һәм без табибларга мөрәҗәгать иттек.
Күп санлы тикшерүләрдән һәм анализлардан соң табиблар кискен миелобласт лейкозы, кан рагы диагнозы куйды. Шул вакыттан авыру белән көрәшүнең озын һәм авыр юлы башланды. 2023 елның сентябрендә Самираны Уфадагы Республика балалар дәваханәсенә салалар, анда ул югары дозалы химиотерапиянең дүрт блогын узган.
- Безгә Самираның бик көчле лейкоз авыруы турында шундук әйттеләр, - дип сөйли Самираның әтисе. Табиблар кисәтте, әгәр ашыгыч рәвештә «химия» башламасаң, кызым бик кыска вакыт эчендә китәчәк. Нәтиҗәдә, 2023 елның сентябреннән 2024 елның мартына кадәр ул терапия узды.
Кызга сөяк мие доноры ярдәм итәргә тиешелеген әйтә табиблар. Әмма сөяк мие доноры белән проблема бик кискен. Эш шунда, әни-әтисе, энесе һәм сеңлесе кебек якын туганнары донор сыйфатында тулысынча туры килми. Апасы һәм абыйсы нибары 30 процентка туры килә, бу бик аз, әнисе кызына 50 процентка гына туры килә, ә Дамир үзе медицина күрсәтмәләре буенча донор була алмый. Шуңа күрә сөяк мие чит кешедән таләп ителәчәк, өстәвенә ярашучанлык 90 проценттан да ким булмаска тиеш. Русиядә туры килә торган донорны табу чит илдәгегә караганда күпкә кыенрак.
Гаилә дәвалануны донорларның халыкара регистры булган Германиядә дәвам итәргә карар кылган. Табиблар инде консультация, дәвалану, донор эзләү һәм трансплантация өчен счет куйган. Операция датасын донорны тапкач билгеләячәкләр.
Самираны дәвалау өчен барлыгы 295.700 евро таләп ителә, бу 30 000 000 сум диярлек. Гаилә бөтен битараф булмаган Башкортстан халкының ярдәменә бик өметләнә, чөнки шул рәвешле генә аларның кызларын коткару мөмкинлеге туачак.
- Германиядә дәвалануны дәвам итәргә вакытыбыз бик аз кала. Бу 2 ай, һәм шушы кыска вакыт эчендә без тиешле акчаны җыярга өметләнәбез, - дип үтенә кызның әти-әнисе. Зинһар, Самираны коткарырга булышыгыз!
Фото: ufa.mk.ru