+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
8 Май , 20:01

Яшьләр сәясәтенә ярдәм күз уңында тотыла

Быел яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларга ярдәм итү өчен Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсы старт алды.

Яшьләр сәясәтенә ярдәм күз уңында тотыла
Яшьләр сәясәтенә ярдәм күз уңында тотыла

Гариза биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Проектның максатлы аудиториясе.
Конкурска 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр максатлы төркеме булган проектлар гына тапшырыла ала. Бу - тәкъдим ителгән проектларга төп таләпләрнең берсе.

Катнашучыларның географиясе.
Әлеге конкурста, әгәр тәкъдим ителгән проектлар Башкортстанны популярлаштыруга юнәлтелгән булса, республика территориясендә, шулай ук, аннан читтә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Гаризаларның авторлары башка төбәкләрдән гариза биргән вакытта илнең югары уку йортларында белем алучы студентлар булырга тиеш.

Конкурс юнәлешләре.
Ике төп юнәлеш билгеләнгән:
1. Яшьләр сәясәте өлкәсендә. Үз эченә «Яшьләр хәрәкәте», «Вакыйгалы чаралар оештыру», «Профессионализм», «Профилактика», «Мин – гражданин», «АртГРАНТ», «Медиа», «Волонтерлык», «Мәгариф», «Спорт вакыты» кебек темаларны ала.
2. Студентлар башлангычы белән Башкортстан Республикасын популярлаштыруга юнәлтелгән проектлар - Русия территориясендә республикадан читтә югары белем бирү оешмаларында белем алучы Башкортстаннан чыккан кешеләр. Үз эченә «Русия территориясендә Башкортстан якташлыкларын яклау һәм үстерү», «Русия территориясендә башкорт халкының мәдәниятен һәм тарихи мирасын, шулай ук Русия территориясендә Башкортстан чикләреннән тыш башкорт телен популярлаштыру һәм саклау», «Халыклар бердәмлеген, дуслыгын һәм милләтара килешүләр, гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм, сәламәт яшәү рәвешен, физик культураны һәм спортны пропагандалау", "Студентларның хезмәт активлыгын үстерү һәм оештыру, студентлар медиаберләшмәләрен һәм медиаүзәкләрен булдыру һәм үстерү, шулай ук яшьләр медиамәйданчыкларын оештыру, студентларны ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү өчен шартлар булдыру"ны ала.

Конкурс бюджеты.
Конкурсның гомум бюджеты 40 миллион сум тәшкил итә, шулардан:
– «Яшьләр сәясәте өлкәсендә» юнәлеше буенча - 30 миллион сум,
- «Русия Федерациясе территориясендә республикадан читтә югары белем бирү оешмаларында белем алучы Башкортстаннан чыккан студентлар башлангычы белән Башкортстан Республикасын популярлаштыруга юнәлтелгән проектларга ярдәм итү» юнәлеше буенча – 10 миллион сум.
Проектка ярдәм итүнең максималь суммасы бер проектка 2 миллион сумнан артмый.

"Быелгы конкурсның яңалыгы - Русия вузларында белем алучы Башкортстан студент-якташларының проектларына ярдәм итү. Бу яшьләргә үзләрен таныту, чагу һәм масштаблы проектларны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр бирер дип ышанам», – дип уртаклашты Фондның генеральный директоры Люция Сәйфуллина.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: