Чарада республиканың хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Хисап чорында Башкортстан Хатын-кызлар берлеге эшчәнлеге турында төп доклад белән аның рәисе Рәшидә Солтанова чыгыш ясады. Эшчәнлек турында мәгълүмат белән Яңавыл, Учалы һәм Бөре районнары, Уфа шәһәре хатын-кызлар советлары рәисләре тыңланды.
Конференция берлекнең эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип таныды, XII хисап-сайлау конференциясе карарын кабул итте.
Чарада Башкортстан Республикасы хатын-кызлар берлеге идарәсе һәм президиумы составы билгеле булды.
Башкортстан Республикасы Хатын-кызлар берлеге рәисе итеп Рәшидә Солтанова яңадан сайланды. Рәшидә Искәндәр кызын ихлас котлыйбыз! Иҗтимагый оешмага билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда алга таба да уңышлар телибез.