+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март , 10:25

“Киләчәкне бергә башлыйбыз!”

Президент Владимир Путин Бөтендөнья яшьләр фестивален ябу тантанасында катнашты. Русия Президенты Владимир Путин “Сириус”ка Бөтендөнья яшьләр фестиваленең йомгаклау көненә килде. Бу – дөньяда иң масштаблы яшьләр чарасы. Анда 190 илдән 20 мең яшь лидер катнашты. Алар – иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрен тәкъдим итүче, шулай ук Русия белән чын күңелдән кызыксынучы яшьләр. Ә күпләр өчен безнең илгә килү бөтенләй хыял бул­ган. Сочи бер атнага планетаның иң күпмилләтле шәһәренә әверелде.

“Киләчәкне бергә башлыйбыз!”
“Киләчәкне бергә башлыйбыз!”

– Без сезгә Русиягә килергә тәкъдим итеп, үз алдыбызга шактый гади бурыч куйдык: сезгә бер-берегез белән аралашырга, яңа дуслар табарга, ә бәлки, киләчәк проектларыгыз өчен партнерлар да табарга мөмкинлек бирүче иҗади һәм дустанә мохит булдырырга теләдек. Ничек итеп сез биредә дөнья яшьләре шәһәрен төзи алдыгыз? Ничек, сез бит шундый төрле-төрле? – дип сорады Владимир Путин, фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Билгеле, барыбызны да берләштерә торган нәрсәләр бар. Русиядә без моны үзебезнең традицион кыйм­мәт­ләребез дип атыйбыз. Бу – безнең тормышыбызның, көнкүре­ше­безнең нигезе. Димәк, безнең барыбызны да үзара туганлаштыра торган нәрсәдер бар. Бу – кешеләрнең барысының да тигез булуы.

Зал Президентның бу сүзләрен алкышлар һәм “Русия!” дип яң­гыраган сүзләргә күмде. “Әгәр без барыбыз да тигез икән, дөньяда кемнең дә булса өстен булуына урын юк”, – дип ассызыклады Президент. Владимир Путин тигезлек тумыштан бирелә, дип белдерде.

Русия лидеры, шулай ук. заманча дөнья төзелешенең төп проб­лемасы дип тигезсезлекне атады һәм бөтен планетада кешеләр тормышы өчен тигез шартлар булдыруга омтылырга чакырды.

Шул ук вакытта Владимир Путин кеше дөньяга туган вакытта бирелгән тигезлек алга таба үсешсен өчен тигез шартлар булу мәсьәләсенең мөһимлеген бил­геләп үтте. “Кызганычка каршы, дөньяда барысы өчен дә шартлар юк. Һәм бу – бүгенге дөнья төзелешенең төп гаделсезлеге”, – диде ул. Шул ук вакытта Владимир Путин барысы өчен дә тигез шартлар булдыруга омтылырга кирәк, дип белдерде. “Хәтта без моңа омтылсак та, бу дөньяны ачыграк, гаделрәк, демократик, баланслырак һәм куркынычсызрак итәчәк”, – диде Русия лидеры.

Фестивальгә килгән катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Владимир Путин, шулай ук, хәзер безнең бөтен ил – сезнең дустыгыз, диде. “Безнең ишекләр сезнең барлык күркәм башлангычларыгыз өчен дә һәрвакыт ачык. Ышанам, сезнең уңышларыгыз күп булачак”, – диде Президент.

Владимир Путин фестиваль лозунгларының берсенең “Килә­чәкне бергә башлыйбыз!” дип аталуын искә төшерде һәм, киләчәк инде башланды, диде. “Әмма аның нинди булачагы сездән тора”, – дип өстәде дәүләт башлыгы.

Фестивальне ябу тантанасы тулы аншлаг белән үтте. Тантанадан соң Владимир Путин фес­тивальдә катнашучылар белән аралашты. Һәм, әлбәттә, аларны битараф булмаган кешеләрнең күбесен борчыган сораулар кызыксындырды. Әйтик, Кытай вәкиле дөньяда соңгы вакытта үсә барган киеренкелек турында сорады. Владимир Путин, бөтен кешелек тарихы дәвамында бер үк нәрсә диярлек кабатлана, дип белдерде. “Мәсьәлә мондый шартларда ничек яшәү турында”, – диде ул. Шул ук вакытта Владимир Путин билгеләп үтүенчә, каршылыклар, конфликт­лар азрак, ә хезмәттәшлек күбрәк булсын өчен шартлар булдырырга тырышырга кирәк. Владимир Путин, дөньяда хәл-шартлар хәзер гади түгел, һәм проблемалар, кайнар нокталар күп, диде.

Фестивальдә Америкадан катнашучыга Владимир Путин АКШның дөнья хакимлегенә монополияне ничек барлыкка китерүе турында сөйләде, тик күпчелек илләргә бу ошамый, һәм акрынлап моңа каршылык барлыкка килде. “Хәтта союздашларга да боларның барысы да ошамый”, – диде ул. Владимир Путин АКШ башлаган барлык төбәк конфликтларын санап чыкты һәм моны ялгыш сәясәт дип атады. Русия Президенты ассызыклавынча, АКШ СССР таркал­ганнан соң зур җаваплылыкны иңендә күтәргән сверхдержава була алмады. “Әмма яшьләр бик күп нәрсә эшли ала... Яшьләр дәү­ләтара мөнәсәбәтләр төзүгә үз өлешен кертергә мөмкин”, – диде ул. АКШ делегациясе вәкиле, үз чиратында, Владимир Путинга Такер Карлсонга “динамик интервью” өчен рәхмәт белдерде.

Фестивальгә Башкортстанннан 14-35 яшьлек 180 кеше, шул исәптән 65 волонтер барды.

Фестивальдә мәйданы буенча иң зур стендларның берсе дә Башкортстанныкы булды. Ул фести­вальдә катна­шучыларның игътибарын җәлеп итте, килеп караучылар күп булды. Бөтен дөньядан яшьләр биредә төрле күнекмәләр, башкорт биюләре буенча осталык дәресләре һәм “Берлога” интерактивында, илдә беренче төзелгән Евразия студентлар кампусы белән “телекүпер” кебек төрле чараларда актив катнашты.

Моннан тыш, форумда катнашучыларны Башкортстанның бал, чәк-чәк кебек милли ризыклары һәм татлы туңдырмасы да җәлеп итте. Форумда җиде меңнән артык катнашучы баллы ризыкларны бәяләде һәм тәмле ризыкларны авыз итеп карады.

Русия Президенты Хакимияте җитәк­чесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева, мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов фестиваль вакытында республика стенды кунаклары булды.

Исегезгә төшерәбез: Бөтендөнья яшьләр фестивале “Сириус” федераль территориясендә 1-7 марта узды. Анда мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйрия, спорт, бизнес, медиа һәм башка өлкәләрдә 20 мең яшь лидер, 10 мең чит ил кунагы катнашты. Төбәк программасы 10-17 мартта узачак, анда катнашучылар Русиянең 30 шәһәрендә булачак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: