+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март , 13:05

Сайлаулар барышын Иҗтимагый күзәтүчеләрнең мобиль төркеме күзәтә

Башкортстанда өч көн тавыш бирү барышын Иҗтимагый күзәтүчеләрнең мобиль төркеме күзәтеп торачак. Аның составына бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракта участок сайлау комиссиясенә чыгарга һәм квалификацияле ярдәм бирергә әзер булган юристлар, политологлар, экспертлар кергән.

Сайлаулар барышын Иҗтимагый күзәтүчеләрнең мобиль төркеме күзәтә
Сайлаулар барышын Иҗтимагый күзәтүчеләрнең мобиль төркеме күзәтә

“Русия Президенты сайлаулары – 2024” иҗтимагый матбугат үзәгендә мобиль төркем җитәкчесе Евгений Мельников хәбәр иткәнчә, белгечләр реаль вакыт режимында, видеокүзәтү камераларыннан бөтен республика буенча сайлаулар барышын күзәтә.

"Бәхәсле хәлләр килеп туган очракта, оператив мобиль төркем чыга һәм диалог барышында хокук бозулар мөмкинлеген кисәтә, - дип сөйләде мобиль төркем җитәкчесе. - Кол-үзәктән һәм безнең мобиль төркемнән тыш, иҗтимагый видеокүзәтү үзәге оештырылды, анда безнең экспертлар катнаша һәм участок сайлау комиссияләрендәге хәлне күзәтә. Әгәр ниндидер сайлау участогында бәхәсле хәл килеп туса, экспертлар аны барып тикшерергә хокуклы".

Евгений Мельников, шулай ук, хәбәр иткәнчә, 11.00 сәгатькә кол-үзәккә 36 мөрәҗәгать кергән. Күпчелек очракта сораулар участоклар эшенең техник моментларына кагылды. Барлык мөрәҗәгатьләр "кайнар линия" операторлары тарафыннан каралган һәм хәл ителгән, дип билгеләде ул.

Фото: bashinform.ru

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: