+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март , 20:35

Иктисад сакланды һәм алга бара

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров илнең киңлек үсеше буенча стратегик сессиядә катнашты, аны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.

Иктисад сакланды һәм алга бара
Иктисад сакланды һәм алга бара

Сүз тотрыклы һәм баланслы үсешнең комплекслы программасы турында бара, ул кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты буенча төбәкара аермаларны киметүгә, икътисади үсеш темпларын тизләтүгә, шулай ук илнең милли иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.

2025 елга кадәр чорга гамәлдәге стратегия 2019 елда расланган. Узган сессиядә яңа документ концепциясе турында да фикер алыштылар.

Дискуссияне ачып, Михаил Мишустин формалаштырыла торган стратегия өстендә эшләүдә өстенлекләрне билгеләде.

- Федераль җыелышка Юлламасында дәүләт башлыгы бу мөһим темага зур игътибар бирде. Аерым алганда, территориаль бәйләнеш һәм төбәкләрдә, шул исәптән транспорт, энергетика өлкәсендә инфраструктура чикләүләрен киметү мәсьәләләре. Алар кечкенә шәһәрләрдә, тарихи торак пунктларда, авыл җирлекләрендә тормыш сыйфатын яхшырту һәм төзекләндерүгә кагыла, – диде Михаил Мишустин. - Тышкы чикләүләр шартларында дәүләт башлыгы кушуы буенча Хөкүмәт чаралар комплексын эшләде һәм гамәлгә ашырды. Алар икътисадны саклап калырга мөмкинлек бирде, ул ныгынып кына калмады, ә адаптацияләнде һәм алга баруын дәвам иттте. Мондый нәтиҗәләр Русиянең киңлек үсеше өчен яңа мөмкинлекләрне билгели.

Үзенең чыгышында ил Хөкүмәте Рәисе төбәкләрдә булган авыл хуҗалыгы, сәнәгать, логистика потенциалын исәпкә алып үсеш үзәкләрен формалаштырырга, шулай ук инвестицияләр кертүне һәм эш урыннары санын арттыруны тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров стратсессиянең һәм аның нәтиҗәләренең республиканың киләчәк үсеше өчен әһәмиятен югары бәяләде.

– Бүген кабул ителгән карарларны 2030 елга кадәр Башкортстанны үстерү стратегиясендә дә исәпкә алачакбыз, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге язмасында.

Фоото: glavarb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: