+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 апрель , 10:43

Башкортстанда 16 яшьлек үсмер югалган

11 апрельдән башлап аның кайда булуы билгеле түгел.

Башкортстанда 16 яшьлек үсмер югалган
Башкортстанда 16 яшьлек үсмер югалган
Иглин авылында 16 яшьлек Эльвина Казаева югалган. 11 апрельдә кыз өйдән билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Бу хакта Иглинның «Балаларны эзләү» волонтерлык оешмасы белдерде.

Югалган кызның билгеләре: буе 154 сантиметр, уртача гәүдә төзелеше, күзләре - яшел (кайвакыт кара линзалар кия), чәчләре - кара төстә.

Югалган көнне ул кара кофта, чалбар һәм платформадагы аяк киеме кигән булган.

Эльвинаны күргән яки аның кайда булуын белгән һәркемгә 8-927-969-89-19, 8-917-383-56-87 яки 112 телефоннары буенча шалтыратуны сорыйлар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: