Предприятие импортны алмаштыру программалары кысаларында икътисадның төрле тармаклары өчен югары төгәллектәге эшләнмәләр җитештерә. Радий Хәбиров цехларны карап чыкты һәм инвестиция проектын гамәлгә ашыру барышы белән кызыксынды. Концернның генеральный директор урынбасары Абдумалик Рәхимов предприятие яңа җитештерү бинасын файдалануга тапшыруны планлаштыра, әмма алга таба нәтиҗәле эшләү өчен инженер челтәрләренә тоташтыру кирәклеген әйтте. Бу мәсьәлә ресурслар белән тәэмин итүче оешма тарафыннан карала.
Радий Хәбиров әлеге башлангычны хуплады һәм яңа проектлар турында фикер алышу өчен компания вәкилләрен «Инвестсәгать»кә чакырды. «Инмаш» концернына бару нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы предприятие эшенең динамикасын югары бәяләде.
Алга таба Башкортстан Башлыгы шәһәр политехник колледжының заманча техника белән җиһазландырылган уку кабинетларын, лабораторияләрне, остаханәләрне карады, укытучылар, һөнәргә өйрәтү осталары һәм студентлар белән аралашты.
- Сез станоклар төзү белән бәйле хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне сайлагансыз, дип саныйм. Тармакның актив үсешен, яңа предприятиеләр төзүне исәпкә алсак - бу бик мөһим. Алар инде яшь профессиональ кадрларга мохтаҗ. Үзегезгә кирәкле барлык күнекмәләрне алуыгызны телим, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru