Сәгать 8дә Башкортстанда барлык сайлау участоклары ябылды. Төбәктә яшәүчеләр алдагы алты елга дәүләт башлыгын сайлады. Республикада 18 сәгатькә сайлауда катнашучылар саны 80,6 процент тәшкил итте, барлыгы 2 371 598 кеше тавыш бирде. "Россия-24" телеканалы мәгъүматы буенча, әлегә илебез буенча сайлауда катнашучылар саны 71 процент тәшкил итә.
Кандидатларның сайлау штаблары рәисе һәм вәкилләре брифингында "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов та катнашты. Спикер сүзләренчә, партия вәкилләре үзләренең кандидатының җиңүенә ныклы ышана.
Алга таба Уфа шәһәр Советы депутаты, КПРФ фракциясе вәкиле Артур Шәйнуров чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, коммунистлар һәрвакыт үзләренең партиясенә ышана һәм бу сайлауларда да партия вәкиленең җиңүенә ышана.
Чарада шулай ук "Новые Люди" партиясе вәкилләре Зөлфия Гайсина һәм Руслан Дәүләтшин, шулай ук, журналист, публицист, блогер, медиаменеджер, җәмәгать эшлеклесе Шамил Вәлиев та чыгыш ясады.
Фото: автор фотосы