Уфада бүген Ульяновлар урамында урнашкан «Уфанефтехим» предприятиесендә 11.00-12.00 сәгатьтә һәм 18.00-19.00 сәгатьтә планлы өйрәнүләр узачак. Бу чорда сиреналар эшләячәк.
- Укулар алдан планлаштырылган, аларны завод үзе үткәрә. Тынычлыкны саклауны үтенәбез, - дип белдерделәр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Фото: bashinform.ru