Башкортстанда 10 апрель төнендә мәчет янган. Янгын Бүздәк районындагы бер авылдагы агач мәчеттә чыккан. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Янгынны сүндерүгә 10 кеше һәм 7 берәмлек техника, шул исәптән ирекле янгын сүндерү командасы җәлеп ителә.
Бәхеткә, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
Фото: башинформ.рф