+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март , 16:58

Әй син, килен, киленчәк!...

Туймазыда “Аек авыл” конкурсы чикләрендә “Яшь киленнәр” район фольклор бәйгесе үтте.

Әй син, килен, киленчәк!...
Әй син, килен, киленчәк!...

Дуслык авылы мәдәният йортында Гаилә елына багышланган “Яшь киленнәр” 2нче район фольклор-этник конкурсы үтте. Ярышта авыл биләмәләреннән 11 килен катнашты.

Чараны район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзин Әбсәләмов ачты.

– Республикада ел саен “Аек авыл” конкурсы үтә. Быел районнан анда Дуслык авылы актив катнаша. Муниципаль этапта җиңү яулап, ул республика ярышларына кушылды, – диде Рәмзин Рәфкать улы.

Гафур авылы хакимияте башлыгы Радис Сафин бәйгенең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, гаилә традицияләрен үстерүгә юнәлтелүен билгеләп, конкурсантларга уңышлар теләде.

Иң яшь катнашучы – 22 яшьлек Эльмира Солтанова Татар-Олкан авылыннан килгән. Кияүгә чыгуына бер генә ел үткән яшь килен гаилә тормышында тәҗрибә туплау өчен ярышта катнашырга карар иткән.

Иң өлкән катнашучы Собханкул мәдәният йорты вәкиле, 34 яшьлек Лилия Туктарева. Ул инде 14 ел дәвамында бәхетле никахта. Туктаревлар гаиләсе спорт һәи иҗат белән мавыга. Лилия мәктәптә физкультура укытучысы, балалар бакчасында физкультура инструкторы булып эшләгән. Бүген ул – Собханкул мәдәният йортында мәдәни оештыручы, кичләрен фитнес белән шөгыльләнә. Ире – төзүче, шигырьләр яза, рәсем төшерә, музыка белән кызыксына. 14 яшьлек уллары бокс белән шөгыльләнә, 8 яшьлек кызлары сурәт төшерә, бии.

Конкурс өч турдан торды, катнашучылар гаилә презентациясен тәкъдим итте, иҗади номер күрсәтте.

Дуслык авылы мәдәният йорты вәкиле Миләүшә Шәйдуллинаның презентациясе кызыклы булды. Урындагы “Иман” фольклор коллективы белән берлектә күпбалалы ана берьюлы алты башкорт йоласын үз эченә алган этник композиция тәкъдим итте.

Кандракүл авылы мәдәният йортыннан Лиана Зәйнетдинованың җырлавы тамашачыларны битараф калдырмады. Аның чыгышы хатын-кыз яугирләргә багышланды.

Лиана Зәйнетдинова “Яшь киленнәр” бәйгесендә Гран-прига лаек булды. Беренче урынны Миләүшә Шәйдуллина (Дуслык авылы) яулады. Икенче урында – Айгөл Таһирова (Кандра авылы), өченчедә – Айгөл Шәйдуллина (Карамалы-Гобәй авылы).

Фото Туймазы районы хакимиятенең рәсми сайтыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: