+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
22 апрель , 10:25

Иҗатында акыл, намус һәм хыялга таянды

Күренекле галим Әхнәф Харисовның тууына 110 ел тулу уңаеннан.   Филология фәннәре докторы, профессор, БАССРның атказанган фән эшлеклесе Әхнәф Харисов 1914 елның 15 июнендә Уфа губернасы Бөре өязе Имән авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары укуын Иске Балтач урта мәктәбендә дәвам итә. 1935 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1937 елга кадәр институтта башкорт теле һәм әдәбияты укыта.Аннары булачак галим СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институты каршындагы аспирантурада төрки телләр белгече, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Николай Дмитриев җитәкчелегендә укый. 1941 елда ул филология фәннәре кандидаты була һәм башкорт теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли башлый.

Иҗатында акыл, намус һәм хыялга таянды
Иҗатында акыл, намус һәм хыялга таянды
Бөек Ватан сугышыннан соң “Башгосиздат” мөхәррире була, аннары Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли. 1948-51 елларда Башкорт АССРы Язучылар берлеге идарәсе рәисе була. 1951 елдан гомеренең соңгы көннә­ренә кадәр язмышы Тарих, тел һәм әдәбият институты белән бәйле була, анда кече һәм өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли, 1954-63 елларда – директор, аннары директор урынбасары була.

Булачак галимнең гыйльми эшкә сәләте педагогия инс­титутының башкорт теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда ук күренә башлый. 1937 елда шагыйрь Кадыйр Даян белән бергәләп “Стилистика. V-VII класслар өчен дәреслек” язалар.

1941 елда ул Мәскәүдә тел белеме буенча аспирантурада белем ала, башкортлардан беренче булып “филология фәннәре кандидаты” дәрәҗә­сенә диссертация яклый. 1944 елда урыс телендә “Категория глагольных видов в башкирском языке” дигән фәнни китабы дөнья күрә. Шул ук елда уку йортлары өчен тагын да бик мөһим бер китап – “Әдәбият теориясе”н дөньяга чыгара. Аның “Халык җырла­ры”, “Халык поэзиясе”, “Халык иҗаты” дигән китаплары “Башкорт халкының әдәби мирасы” дигән зур монографиясенең нигезенә ята. Бу монография якташыбыз Әхнәф Ибраһим улын башкортлар арасында беренче профессор булу дәрәҗәсенә күтәрә.

Үз эшчәнлеген тел белгече булып башлаган Әхнәф Харисов, нигездә, әдәбият мәсь­әлә­ләре белән шөгыльләнә. Аның 1965 елда дөнья күргән күләмле “Башкорт халкының әдәби мирасы. XVIII-XIX гасыр” дигән китабы – башкорт фәнни күгендә бәһаләп бетергесез зур казаныш. Шул ук вакытта мәктәпләр өчен бик күп дәреслекләр, кулланмалар язу эшен дә алып бара. Аның актив гыйльми эшчәнлеге Октябрь революциясе, “Почёт Билгесе” орденнары һәм медальләр белән билгеләнә.

Башкортстан Язучылар берлегенең идарә рәисе бул­ган чорда ул башкорт әдә­биятын арытаба үстерү һәм аны Бөтенсоюз аренасына чыгаруга күп көч куя.

Райондашыбыз Әхнәф Харисовның тормышын, иҗа­ди мирасын өйрәнүгә багышланган “Харисов укулары-2024” фәнни-гамәли конференция уңаеннан галимнең туганының кызы, гомерен медицина өлкәсенә багышлаган хезмәт ветераны Рәфилә Шабетдинова истәлекләре белән уртаклашты.

– Туганыбыз (ул – әтием Әхвәз Ибраһим улының абыйсы) бик гади, юмарт кеше иде. Ул бервакытта да үзенең исеме, дәрәҗәсе белән масаеп йөрмәде. Авылга кайткан саен мәктәпләрдә укучылар белән очрашты, әңгәмәләште. Шаярырга ярата иде. Һәр очракка туры килгән көлдергече, анекдоты үзе белән булуына сокланып караганыбыз хәтердә. Авылда тормыш катлаулы булгач, ата-анасына, туганнарына әхлакый, матди яктан гел ярдәм итеп яшәде. Бала чакларыннан туганнары белән дус-тату булган алар. Бер гаиләдә сигез бертуган үскән­нәр. Барысы да укуга, белемгә тартылган. Бу аларның гаиләсеннән килгәндер. Әти­ләре авыл мулласы, мөгаллим булган, әниләре авыл балаларына гарәп графикасын өйрәткән. Бөрегә, Уфага җәяү йөргәннәр. Уфа шәһәренә сигез көн барганнар. Юлда ял итеп, ышанычлы кешеләрдә төн кунып, бик зур авырлыклар белән яшьли авылдан чыгып китеп, белем алып, зур кеше булулары соклану уята, – диде ул галим турында.

Балачак, яшьлек елларыннан калган истәлекләрне дә бүгенгедәй хәтерли ул.

– Әти-әни безне ел саен августта мәктәпкә әзерләр өчен Уфага алып бара, без Әхнәф абыйларда туктала идек. Шул чакларда безне гаилә белән театрларга, циркка, үзе эшләгән фәнни институтка алып барганы хәтердә калган. Хәтта мотоузышларга да бардык. Без шулай Әхнәф абый ярдәме белән дөньяны күреп кайта идек. Хәзер уйлыйм һәм әлеге акылым белән шуңа төшенәм: Әхнәф абый шулай безнең белемебезне тирә­нәйткән, зиһенле кешеләр булып үсүебезне теләгән.

Шундый туганыбыз белән хаклы горурланабыз һәм тамырларыбызны барлыйбыз. Әтиебез, Әхнәф абыйның бертуган энесе, Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Текән авылында яшәде, дүрт бала тәрбияләп үстерде. Бик бәхет­ле гаиләдә үсеп кеше булдык. Бертуган энеләре Рәфкать Сәйтәк авылында яшәде, гаиләсендә ике бала үсте. Хөннә исемле туганы Нөркә авылында гомер кичерде, тәрбия бирде. Харисовлар, барысы да 50 елга якын хезмәт салып, данлы укытучы булып танылдылар. Барысы да лаеклы балалар тәрбия­ләделәр.

Бертуганнары Гыйффәт апа Имән авылында яшәде һәм балалар укытты. Нәсел шәҗәрәбез тулысынча туган, яшәгән Балтач районыбыз белән бәйле. Ата-бабалары­ның үткәннәре белән безнең балалар, оныклар да кызыксына. Туганыбызның биографик басмаларын, төрле еллардагы иҗаты турындагы материалларны, бөек галим Әхнәф Харисовның истәлек­ләрен җыялар, өйрәнәләр.
***
Әхнәф Харисов гел эзләнү­ләр юлында булган. Берәр яңалык ачып, зур шатлану хисе кичереп яшәү аның тормышы­ның асылы була. Башкорт халык иҗаты, музыкасы буенча том-том җыен­тыклар әзерләүгә зур көч сала. Ул гел халык арасында була. Аралаша, сөйләшә, өйрәнә. Шул төпкел­дәге авылларда яшәгән апалардан язып алган җырларын, легендаларын Гыйльми советларда доклад итеп сөйләве турында Башкортстан Фәннәр академиясе академигы Зиннур Ураксин­ның хезмәтләреннән укып беләбез.

“Аның фәнни мирасы бик бай. Ул 270 гыйльми хезмәт бастыра, шулар арасында 50гә якын китап: күләмле моногра­фияләр, мәкалә җыентыклары, дәреслекләр, зур гыйльми һәм публицистик мәкаләләр, әдәби әсәрләр бар.

Ул фән кандидатлары да әзерләгән. Исемнәре әдәбият күгендә урын алган Ким Әхмәтҗанов, Әнүр Вахитов, Вафа Әхмәдиев – аның җитәк­челегендә галим булып өлгер­гән кешеләр. Данлы галимнең тормышы, хезмәт­ләре, эшчән­леге үз халкына, фәнгә хезмәт итүнең, буыннар традициясенә тугрылыкның үрнәге ул”, – дип яза Зиннур Ураксин истә­лекләрендә.

Ул үзенең фәнни карьерасын лингвист буларак башлый. Ә фольклорчы һәм әдәбият белгече, теоретик һәм әдәбият тарихчысы буларак таныла. Аңа киң эрудиция, тикшере­нүче таланты, энтузиазм хас була. Бер үк вакытта җитәкче вазыйфалар биләп, ул башкорт теле белеме, әдәбият тарихы һәм теориясе, аерым язучылар иҗаты, башкорт фольклоры буенча 200дән артык фәнни хезмәт яза һәм бас­тыра, зур редакторлык эше алып бара.

Әхнәф Харисов – талантлы язучы, ул берничә хикәя, повесть, очерк һәм фельетоннар авторы, аның әсәрләренә тормыш хакыйкате, нечкә юмор һәм искиткеч стиль хас.
Галимнең кызы, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Мамаева да әтисе турында якты истәлекләр саклый.

– Әти үзенең ата-анасы, туганнары турында хәстәрлек күреп яшәде. Мин бик бәхетле балачак кичердем. Әти-әнием белән парк буйлап йөргән мәлләрне сагынып искә алам. Әти “Һәнәк” журналы редкол­легиясендә эшләде. Та­бигатьтән юморист иде. Юмористик хикәяләр, памфлетлар иҗат итте. Ул бик оста сөйли иде. Зыялы кеше булды. Галим дуслары “Әхнәф Харисов янында булу – бәхет”, дип, аңардан энергия, яшәү көче, шатлык ала иде.

Партия бюросын җитәк­ләде. Күп кешеләр аңа ярдәм сорап килде. Тормышта очраган катлаулы проблемаларны хәл итүдә, кайдадыр тәртип урнаштыруны сорап килүче­ләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырышты. Әтием белән горурланам һәм үземне бик бәхетле кеше саныйм.

Ул җәмәгать эшләрен дә алып барды. Озак еллар БАССР Югары Советы Президиумы каршындагы Терминология һәм орфография комиссиясен җитәкләде, шуның белән республика халык­ларының тел төзелеше һәм этнотел тормышы процессларына, фәнни терминология булдыруга һәм сөйләм культурасын арттыруга турыдан-туры йогынты ясады, еш кына башкорт әдәби телен үсте­рүнең актуаль мәсьәлә­ләре буенча мәкаләләр белән чыгыш ясый иде.

Аның хезмәте онытылмый. Туган авылы Имәндә 2000 елда әти истәлегенә музей ачылды. Шул ук елда әтинең истәлеген мәңгеләштереп, туган авылында тактаташ урнаштырылды.
Әтием турында истәлек, аның әдәби мирасы, аның турында материаллар район китапханәләрендә, мәктәп­ләрендә саклана.

Ул халык фольклорын тирәнтен өйрәнде, районнарга чыгып, фольклор әсәрләрен яздырып алып кайтты, яңа талантлар тапты, аларны ачты. Һәм ул хезмәтләрен күп томлы җыентыклар итеп халыкка чыгарды. Бу тырышлыклары өчен Салават Юлаев исемен­дәге дәүләт премиясе лауреаты булды.
***
Башкорт филологиясенең төрле өлкәләрендә тирән буразналар ярган галим Әхнәф Ибраһим улының тууына 110 ел тулу уңаеннан туган районында “Харисов укулары-2024” дигән фәнни-гамәли конференция чикләрендә Балтач районында зур чаралар үтәчәк.

Кабатланмас шәхес, зур галим туган Башкорт­станының фән өлкәсендә зур адым ясап, исемен генә түгел, туган районын, авылын да данлады.

Килер буыннарга бай мирас калдырган галимнең хезмәт­ләре киләчәктә тагын да өйрәнелер әле!

Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Балтач районы.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: