+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
2 июль 2021, 21:15

Фольклориада дөнья мәдәнияте тарихына кереп калачак!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмалары советы (CIOFF) вәкилләре белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмалары советы (CIOFF) вәкилләре белән очрашты.

Бүген, 2 июльдә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмалары советы (CIOFF). вәкилләре белән очрашты. Анда CIOFF президенты Филипп Боссан, CIOFF Русия милли секциясе президенты, Василий Поленов исемендәге Русия халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова, “Русская песня” Мәскәү дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе, Русиянең халык артисты, CIOFF VI Бөтендөнья фольклориадасы илчесе Надежда Бабкина катнаштылар.

Яклар Башкортстанның Фольклориадага әзерлеге, халык иҗатын үстерү һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча фикер алышты.

– Без сезне Башкортстанда кабул итүебезгә чиксез шат. Бу очрашуны республика җиде ел дәвамында барган зур проектны гамәлгә ашыра башлау дип саныйм, — диде Радий Хәбиров. — Алты ел элек без Бөтендөнья фольклориадасы эстафетасын кабул иттек, аңа әзерләндек. Узган елда бу чараны коронавирус пандемиясе аркасында күчерделәр. Әле шушы көннәрдә генә бездә төрле фикер алышулар булды, шуңа да карамастан, без Фольклориаданы үткәрергә карар кылдык. Әлбәттә, санитар хәвефсезлекнең катгый чараларын үтәп. Безнең барлык волонтерлар да вакциналаштырылган, ә медик-санитар хезмәтләр теләсә нинди штаттан тыш хәлгә әзер.

Мин быелгы Фольклориаданы 1957 елда Мәскәүдә узган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале белән чагыштырам. Ул чакта илләр бер-берсе белән аңлаша алмый, ә яшьләр ала иде. Бу көннәрдә дә шундый ук уңай нәтиҗә алырбыз дип өметләнәм. Безнең республика һәркем өчен матур бәйрәм оштыру өчен Фольклориадага бик җентекләп һәм креатив рәвештә әзерләнде. Бөтен дөнья буенча йөзләгән мең тамашачы фестивальне телевизор экраннарыннан һәм онлайн-форматта күрер дип өметләнәм.

– Без соңгы алты елда омтылган хыялыбыз тормышка ашырыла, – дип билгеләп үтте Филипп Боссан. — CIOFF — ул халыклар арасында мәдәни тынычлык һәм үзара аңлашу урнаштыручы зур гаилә. Башкортстанга килгән коллективлар өчен бу чара бик мөһим, чөнки соңгы ел ярымда алар пандемия аркасында төрле фестивальләр һәм концертлар үткәрә алмады. Җылы каршы алуыгыз һәм Фольклориаданы югары дәрәҗәдә оештыруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

— Безнең хыяллар Сезнең ярдәм белән тормышка ашырыла, Радий Фәритович, — дип өстәде Тамара Пуртова. — Һичшиксез, бу Фольклориада дөнья мәдәнияте тарихына кереп калачак!

— Башкортстанга беренче тапкыр гына килмим, - диде Русиянең халык артисткасы Надежда Бабкина. — Биредә искиткеч һәм кунакчыл кешеләр! Биредә бал, чәк-чәк һәм бавырсак! Искиткеч тәмле! Менә күп еллар элек уйланган Фольклориада да, ниһаять, башланды! Сезгә бөтен дөньядан үз илләренең матурлыгын күрсәтү өчен фольклор жанрының иң яхшы артистлары килде. Дөнья мәдәниятенең чын социаль яктан үсеше хәзер биредә, Башкортстанда. Сез, Радий Фәритович - батыр кеше, республикада планетар масштабтагы фестиваль оештырдыгыз. Башкортстан глобаль чараларны ничек үткәрергә кирәклеген бөтен Русия өчен чын үрнәк күрсәтә. Без барыбыз да берләштек һәм көрәшәбез, әмма үзара түгел, ә уртак бәла – пандемия белән. Һәм безнең корал — ул матурлык, мәдәният һәм мәхәббәт!

Фото: glavarb.ru


Читайте нас: