+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
4 июль 2021, 14:20

CIOFF мәдәни мирасны саклый

Салават Юлаев исемендәге мәйданда CIOFF Халыкара комитетының интерактив акцияләре узды.

Салават Юлаев исемендәге мәйданда CIOFF Халыкара комитетының интерактив акцияләре узды.
VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында CIOFFның Яшьләр комитетының шәһәр халкы һәм кунаклары өчен интерактив акцияләре узды.
"CIOFFның төрле илләрдә яшьләр комитетлары һәм вәкиллекләре бар, алар матди булмаган мәдәни мирасны саклау өлкәсендә эш алып бара, ул эш балалар, яшьләр арасында төрле мәдәни күренешләрне алга этәрүгә юнәлдерелгән. Фольклориадада без төрле акцияләр белән мәйданчык оештырдык. Моннан тыш, Башкортстан Республикасы Милли музеенда CIOFFның Яшьләр комитеты тарафыннан оештырылган традицион музыка уен кораллары күргәзмәсен дә карый аласыз", - диде CIOFF яшьләр комитеты рәисе урынбасары Лауре Лопез.
Оештыручылар кызыклы программа әзерләгән, аңа бөтен гаилә өчен дөнья халыкларының традицион уеннары, мастер-класслар, төрле балалар уеннары (рәсем, аквагрим һ.б.) кергән. Күңел ачу чараларыннан тыш, катнашучылар һәм кунаклар үзләренә матур кадрлар ясый алсыннар өчен фотозоналар урнаштырылган иде.
Фото: башньюс
Читайте нас: