+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 23:00

Фольклориада Стәрлетамакны гөрләтте!

Стәрлетамак Фольклориада кысаларында дөньяның биш иле вәкилләрен каршы алды.

Стәрлетамак Фольклориада кысаларында дөньяның биш иле вәкилләрен каршы алды.
Шәһәр Словакия, Индонезия, Испания, Мексика, Болгариядән 146 кунак кабул итте. Болгариянең «Пламъче» ансамбле составында гына да 35 артист килгән.
Кунакларны шәһәрнең иң яхшы коллективлары сәламләде — «Антре» заманча бию ансамбле, «Юрактау» башкорт халык фольклор ансамбле, «Солнышко» халык хореография театры-студиясе, «Sun City» бию мәктәбе, «Родные напевы» хоры, «Дәрвиш», «Марьяна» хореография һәм вокаль коллективлары, «Варда» Көнчыгыш бию студиясе.
Испанияне Фольклориадада «Coro e danza de Lorca» дип аталган коллектив тәкъдим итте. Лорка — Испаниянең көньяк-көнчыгышында, Мурсия провинциясендә урнашкан шәһәр. Бу —данлыклы коллектив. Алар ярты гасырдан артык урындагы җырлар һәм биюләр белән чыгыш ясый. Испания - шактый күпмилләтле ил. Аның мәдәнияте дә күпкырлы.
75 ел эшләү дәверендә Мурсиядән килгән коллектив барлык кыйтгаларны йөреп чыккан. «Антарктидада гына булмадык", - дип шаярта үзләре.
Башкортстан аларга онытылмаслык тәэсир иткән. Фестивальне ачу тантанасындагы грандиоз тамашадан тыш, испан кунакларын безнең шәһәрләрнең яшеллеге таң калдырган. Алар шиханнарны, Бөрҗән урманнарын һәм Урал аръягын күрмәгәннәр әле.
Испания кунаклары төрле чыгышлар тәкъдим итте. Аеруча “Парранда” дәртле биюе таң калдырды.
Мексикадан килгән коллектив директоры Хуан Салседо (Халиско штатыннан үзешчән җырчылар һәм биючеләрнең иң яхшыларын туплаганган җыелма коллектив җитәкчесе) болай диде: "Без якты тамаша күрдек. Бик тәэсирләндерде. Биредә гасырлар буе төрле милли мәдәниятләрнең чәчәк атуы сизелә».
Фото: Сергей Крамсков
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: