+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 21:21

Яңавыл турындагы китап Парагвайга китте

Район хакимияте Фольклориада кунакларына шундый бүләк ясады.

Район хакимияте Фольклориада кунакларына шундый бүләк ясады.
Яңавылда Фольклориада мәйданы гөрли, халык артканнан-арта бара. Менә иң тантаналы вакытлар җитте: сәхнәгә бер-бер артлы чит ил делегацияләре күтәрелә башлады. Халык аларны чын күңелдән алкышлый.
- Сезне Башкортстанның иң төньяк районнарының берсендә сәламлибез! Мәдәнияттән башланган дуслыгыбыз озакка барыр, һәм ул башка өлкәләрдә дә дәвам итәр, дип ышанам, - диде Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов һәм, кунакларга яхшы кәеф теләп, аларга балалар кулы белән эшләнгән сувенирлар һәм Яңавыл турындагы китап бүләк итте.
Сәхгәгә бер-бер артлы Яңавыл районы артистлары һәм чит ил кунаклары чыга. Бенин көйләрен - башкорт курае, һинд җырларын татар гармуны алмаштыра. Шундый төрле көйләребез, моңнарыбыз да Җир шарындагы халыкларның төрле-төрле булуы, әмма уртак йортыбызда безгә кул тотынышып, бергә-бергә яшәргә кирәклеге хакында сөйли кебек.
Җир шары шундый зур, дус-тату булып яшәргә генә кирәк!
Шушы фикерне кат-кат кабатлады Һиндстаннан килгән кунакларыбыз. Тамашачы өчен аларның киемнәре дә, төс-битләре дә, уен кораллары да ят, шуңа да Һинд делегациясе янында кеше күп җыелган. Журналистлар аларга сорау яудырса, гади халык тәрҗемәче аша ерактан килгән кунаклар белән аралашырга тырыша. Аңламаган сүзләр дә күп, әмма алар бер-берсенә карап елмая.
- Җир шары шундый зур. Безгә дус-тату булып яшәргә кирәк, - ди Һиндстаннан килгән 21 яшьлек Дилаш. - Русиядә мин икенче тапкыр, беренче тапкыр 2007 елда Мәскәүдә булган идем. Аннан соң бирегә гел тартылдым, һәм менә яңадан Русиягә килү бәхете елмайды. Без биредә һинд биюләрен башкарачакбыз. Мин үзем өчен урыс мәдәниятен өр-яңадан ачсам, сезнең ил халкы безнең ил турында бик хәбәрдар булуы белән аптыратты. Биредә һинд актерларын, киноларын яхшы беләләр. Фольклориада кысаларына бик күп район-шәһәрләрдә булсак та, минем Русиягә кабат турист булып киләсем һәм ил буйлап сәяхәт итәсем килә.
Һиндстан делегациясендәге башка егет-кызлар да безнең илгә, Башкортстанга иркенләп килү теләкләре булуын белдерде.
Г.Гыйлемханова.
Яңавыл шәһәре.
Автор фотолары.
Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: