+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
7 июль 2021, 19:15

Фольклориада мәдәниятләрне якынайта

Башкортстанда Фольклориада гөрли. Боливия, Болгария, Польша, Мексика һәм Русиянең декоратив сәнгать һәм халык кәсебе осталары бер-берсен үз халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, борынгы техникалары белән таныштыра. Октябрьскийда саф һавада осталар шәһәре җәелдерелде.

Башкортстанда Фольклориада гөрли. Боливия, Болгария, Польша, Мексика һәм Русиянең декоратив сәнгать һәм халык кәсебе осталары бер-берсен үз халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, борынгы техникалары белән таныштыра. Октябрьскийда саф һавада осталар шәһәре җәелдерелде.
Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар иҗат җимешләрен кызыксынып карый, кул эшләре белән таныша, осталык дәресләрендә үзләрен сынап карый.
Башкорт костюмнары белән танышу күкрәкчәдән башлана. Аның тарихы һәм эшләү нечкәлекләре турында Бөтендөнья башкортлар корылтаеның Октябрьский башкарма комитеты вәкиле Дилбәр Фәхретдинова сөйләде.
Башкортстан кунакларын киездән ясалган картиналар һәм тукып эшләнгән әйберләр сокландырды. Чит ил кешеләре кызыксыну белән туку станогында эшләп карады. Борынгы һөнәрне үзләштерергә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Шенбергер ярдәм итте.
Башка илләрдән килгән фольклорчыларны кашыкларда уйнау шаккатырды. Шәһәр мәдәният йорты артистлары гадәти булмаган музыка коралын виртуоз белүләрен күрсәтте.
Октябрьский тарих-туган якны өйрәнү музееның «Осталар шәһәре» иҗади берләшмәсе осталары шкатулкалар, милли костюм элементларын ясау буенча осталык дәресләре үткәрде.
Чит ил делегацияләре үзләре өчен Башкортстанның бай мәдәниятен ачып кына калмады, тамашачыларны үз халыкларының иҗади традицияләре белән дә таныштырды. Болгариядән килгән сувенирлар һәр йортка сәламәтлек һәм бәхет теләп торачак.
— Бу борынгы мотивлар безнең өйләрне бизи. Без дусларга, башкорт халкына аутентик юлламалар алып килдек, - ди Галя Павлова.
Болгар һөнәрчеләре, тегүчеләре кием бизәкләре тәкъдим итеп, мондый элементларны еш кына башкорт милли киемнәрендә дә күрүләрен билгеләде, бу исә халыкларның һәм аларның мәдәниятләренең якынлыгы турында сөйли.
Фото: Динар Кәлимуллин
#Фольклориада2021 #Кызылтаң #WorldFolkloriadaRussia #CIOFF_Russia
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: