+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 июль 2021, 22:35

Бөтендөнья фольклориадасы Авыргазыда гөрләде!

Бүген, 8 июльдә, авыргазылылар колачлы мәдәни вакыйга - Бөтендөнья фольклориадасы шаһиты булды. Берничә сәгатькә Мәдәният сарае каршындагы мәйдан дөнья халыклары бердәмлеге һәм дуслыгы урынына әверелде. Авыргазы сәхнәсендә Греция, Панама, Испания, Казахстан һәм Боливиядән артистлар чыгыш ясады.

Милли коллективлар үзләренең биюләре һәм җырлары аша үз халкының характерын, үзенчәлеген тапшырды. Тамашачылар сүзләренчә, һәр чыгыш үзенчә сокландыргыч булды.

Грециядән "Карагуна" фольклор ассоциациясе сәхнәгә 100 елдан артык элек тегелгән костюмнар киеп чыкты! Аларның чыгышын тере музей дип атарга мөмкин. Фестивальне алып баручылар хәбәр иткәнчә, греклар кигән костюмнар һәм бизәнү әйберләре музей экспонатлары булып тора һәм аларга инде гасырдан артык! Алар кулдан тегелгән.

Грециядә профессиональ ансамбльләр булмавы да игътибарга лаек. Барлык фольклор коллективлары үзешчән. Аларда төрле һөнәр ияләре: адвокатлар, табиблар, полицейскийлар бии. Греклар ирекле вакытта иҗат белән шөгыльләнә. Моңа авыргазылылар да инанды. Аларның чыгышлары вакытында 1960 елда оештырылган "Карагуна" ассоциациясендә яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә бии. Ансамбль үткән буыннар традицияләрен һәм мәдәниятен кадерләп саклый һәм үстерә, үз чыгышлары белән һәркемгә аның кабатланмас матурлыгын күрергә мөмкинлек бирә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: