+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 июль 2021, 16:45

Фольклориада кунаклары – Нефтекамада!

Нефтекама бәйрәмгә җентекләп әзерләнде. Шәһәрнең ял паркында "Осталар аллеясы" урын алды.

Фольклориада кунаклары – Нефтекамада!
Фольклориада кунаклары – Нефтекамада!

Нефтекама бәйрәмгә җентекләп әзерләнде. Шәһәрнең ял паркында "Осталар аллеясы" урын алды. Агачтан сырлап эшләү осталары Николай Казначеев, Алексей Каурдаков, Фирдәвес Ганиев, балчыктан әвәләүче Дилбәр Галәветдинова, агачтан үрүче Фәһим Сәрвәров, кул эше осталары Лариса Аптриева, Любовь Вәлишина, скульптор Илшат Гыйләҗев үзләренең эшләреннән күргәзмәләр оештырган, мастер-класслар үткәрделәр. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар аларның иҗат җимешләрен кызыксынып карады, кул эшләре белән танышты, осталык дәресләрендә үзләрен сынады. Үз этномузеен булдырган Рәмзилә Акмалованың самоварлар күргәзмәсе кунакларның игътибарын җәлеп итте. Шәһәрнең сәнгать мәктәбе осталарының эшләре дә беркемне дә битараф калдырмады, зәвык белән бизәлгән тирмәгә урнашкан эшләрне халык теләп карады. Аеруча йон тукымадан эшләгән эшләр чит ил кунакларында кызыксыну тудырды. "Краснокама умартачылар берлеге" җитәкчесе Салават Миңнемөхәммәтов тырышлыгы белән урнаштырылган "Корт бакча"да борынгы умарталар урын алган иде.

- Менә бу камыштан эшләнгән умарталарга 150-200 ел чамасы бар. Без ялтырап торган яңа умарталарны махсус куймадык, борынгы кәсебебез белән борынгы кораллар, умарталар аша таныштырасы килде, - ди Салават Тәвис улы.

Үз эшенә мөкиббән киткән бу кеше турында аерым сөйләп булыр иде, әмма бүген аның "тере умарта"сы турында гына әйтеп үтәм. Яртысы пыяладан үтәкүренмәле итеп эшләнгән умарталар яныннан халык өзелмәде - балаларга да, олыларга да, кунаклара да бал кортларының ничек яшәвен күзәтүе бик кызык иде.

Шулай ук шәһәрнең тарих-туган якны өйрәнү музее тарафыннан куелган күргәзмә тамашачыларга һәм кунакларга бик охшады. Бәйрәмне шулай ук Нефтекаманың ут күршеләре - Агыйдел шәһәре һәм Калтасы, Краснокама районнары үз тирмәләре белән бизәде. "Ак калфак энҗеләре", "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбльләр йон языу, бал суырту йолаларын күрсәтте.

Кунакларны Нефтекама әсир итте.

- Зур булмаган шәһәр, аның каравы нинди матур. Безгә инде "Урал батыр" эпосы турында сөйләделәр. Агачтан эшләгән сыннарда эпосның геройлары чагыла. Эпоска ничә ел, ә ул буыннан-буынга күчә бара. Башкортстанның традицияләрне, ата-баба киңәшләрен, гореф-гадәт, йолаларны саклаучы төбәк икәнен аңладык. Сезнең милли бишек буш түгел, ул халык мирасы белән тулы, - ди Чилидан килгән кунаклар.

Кунаклар шулай ук Нефтекама сәхнә осталары әзерләгән концерт программасын югары бәяләде. Ә инде үзләре халыкка тәкъдим иткән тамаша бер могжизага әверелде. Атна уртасы булса да, тамашачылар күп җыелды, алар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Бенин көйләрен башкорт курае, Һинд җырларын татар гармуны алмаштырды. Шундый төрле көйләребез, моңнарыбыз да Җир шарындагы халыкларның төрле-төрле булуы, әмма уртак йортыбызда кулга-кул тотынышып, бергә-бергә яшәргә кирәклеге хакында сөйли иде кебек.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,

"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

Фото: Гөлнара Гыйлемханова.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: