+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 июль 2021, 11:45

Фольклориадада хәвефсезлек мөһим!

Уфадагы Бөтендөнья фольклориадасының күргәзмәләре һәм концерт мәйданчыклары кунаклар өчен гамәлдәге хәвефсезлек чараларын искә алып эшли.

Уфадагы Бөтендөнья фольклориадасының күргәзмәләре һәм концерт мәйданчыклары кунаклар өчен гамәлдәге хәвефсезлек чараларын искә алып эшли.
«Торатау» Конгресс-холлы территориясе ике мәйданчыкка бүленгән: югары (парковка) һәм түбән (амфитеатр). Аларда барлык хәвефсезлек таләпләре үтәлә. Халыкара һөнәрчелек күргәзмәсе үз эшен 11.00 сәгатьтә башлый һәм 20.00дә тәмамлый. 14.00дән Фольклориадада катнашучыларның һәм Башкортстан иҗат коллективларының концерт программалары тәкъдим ителә.
«Ватан» паркында урнашкан «Фольклориада йөрәге» мәйданчыгына керү 17.45 сәгатьтән башлана.
Фестивальдә катнашучыларның һәм кунакларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатында анда тикшереп үткәрү пунктлары урнаштырылган. Анда металл-рамкалы режим тәэмин ителә, куллар дезинфекция чаралары белән эшкәртелә, термометрия үткәрелә, битлек булмаса, ул бушлай бирелә. Чара барышында барлык периметр фан-киртәләр белән ябыла.
Моннан тыш, «Торатау" Конгресс-холлы территориясендә ашыгыч ярдәм бригадалары кизү тора.
#Фольклориада2021 #Кызыл таң #WorldFolkloriadaRussia #CIOFF_Russia
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: