+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 июль 2021, 11:25

Фольклориаданың алтынчы көне ничек узачак?

VI Бөтендөнья фольклориада республика буйлап сәяхәтен дәвам итә.

VI Бөтендөнья фольклориада республика буйлап сәяхәтен дәвам итә.

Халыкара фольклор фестивалендә катнашучылар аның экваторын узды, әмма ул сүрелми, киресенчә, көчәя генә бара! Алда тагын өч көн, ә бу - янә 12 муниципаль берәмлектә узачак онытылмаслык чыгышлар һәм, әлбәттә инде, Уфа амфитеатрында 10 июльдә 17.30 сәгатьтә узачак ябылу тантанасы.

Бүген фестиваль Сибай шәһәрендә 14.00 сәгатьтә башлана. Тамашачыларга Венгрия, Кыргызстан, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария, Албания кебек илләрнең мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге булачак.

15.00 сәгатьтә Боливия, Греция, Панама, Казахстан, Испаниядән килгән коллективлар Авыргазы районында чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта катнашучыларны Кырмыскалы районы кабул итәчәк, Словакия, Болгария, Колумбия, Австрия, Русия иҗат коллективлары анда матур программа күрсәтәчәк.

Әзербайҗан, Хорватия, Һиндстан, Эстония, Парагвай, Бенин кебек илләр вәкилләре үз мәдәниятләрен һәм традицияләрен Нефтекамада 15.00 сәгатьтә күрсәтәчәк.

16.00 сәгатьтә Аскын районы Палестина, Франция, Белоруссия, Төньяк Македония, Перу, Эквадор, Румыния коллективларын кабул итәчәк. Республиканы иҗади форумда шәһәр һәм районнарның сәнгать коллективлары тәкъдим итәчәк.

18.00 сәгатьтә «Торатау» Конгресс-холлы амфитеатрында Индонезия, Польша, Мексиканың иҗат коллективлары катнашлыгында концерт программасы старт алачак. Кичәнең хедлайнеры Ulytau (Казахстан) этно-рок төркеме булачак.

Көн саен 11.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Дөнья халыклары битлекләре» Халыкара күргәзмәсе һәм «Дөнья халыкларының уен кораллары» халыкара фотокүргәзмәсе эшли. Битлек режимын үтәп, керү ирекле.

Фото: Динар Кәлимуллин
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: