+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 июль 2021, 23:24

Казах артистлары Фольклориаданы Олимпиадага тиңләде

Бүген "Фольклориада йөрәге"нең хедлайнеры Казахстаннан Ulytau этно-рок төркеме булды.

Зөһрә Исламова
Фото:Зөһрә Исламова

Бүген "Фольклориада йөрәге"нең хедлайнеры Казахстаннан Ulytau этно-рок төркеме булды.Бу төркем уфалыларга инде таныш. Алар 2018 елда "Евразия йөрәге" фестивалендә катнашкан иде.

"Ulytau" казах теленнән тәрҗемә иткәндә "бөек тау" дигәнне аңлата.Төркем 20 ел элек тыңлаучыларга халык композицияләренең бөтен матурлыгын җиткерү, яшьләр арасында думбырада уйнау сәнгатен скрипка белән бергә пропагандалау һәм дөньяга казах халык мирасының бөеклеген тарату максатыннан оештырылган.Журналистлар белән аралашканда төркемнең музыкантлары күптән түгел генә Лос-Анджелеста узган онлайн фестивальдә Гран-при яулауларын әйттеләр.

"Бу вакыйга безгә пандемия аркасында килеп туган төшенкелекне җиңеп чыгарга ярдәм итте", - ди алар. Музыкантлар әйтүенчә, пандемия вакытында да алар иҗат иткән, яңа көйләр язган. Шуларның берничәсен бүген Уфа халкы да ишетте.

"Фольклориада - ул музыкантлар арасында Олимпия уеннары, Футбол буенча дөнья чемпионатына тиң. Сездәге оештыру дәрәҗәсе һәрвакыттагыча югары планкада. Чыгыш ясаган урын да иҗади: янәшәдә генә урман, елга ага.

Боларның барысы да илһамландыра. Кешеләрнең искиткеч уңай мөнәсәбәте җәйге феерея тудыра".Ulytau этно-рок төркеме музыкантлары "Аргымак" башкорт этно-рок төркеме белән таныш. Киләчәктә алар белән берәр уртак проект эшләргә ниятләре дә бар."Без яңа проектларга һәрвакыт әзер һәм ачык. Бары тик ниндидер бер уртак фикергә килергә генә кирәк", - диде казахстанлылар.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: