+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 июль 2021, 10:25

"Уфа - төрле мәдәниятләрне җыйган искиткеч шәһәр"

Кичә «Фольклориада йөрәге»нең хедлайнерлары — Франциядән Plantec төркеме чыгыш ясады.

Кичә «Фольклориада йөрәге»нең хедлайнерлары — Франциядән Plantec төркеме чыгыш ясады.

Үзен заманча бретон музыкасы лидерлары буларак таныткан Plantec төркеменә 10 ел. Аңа абыйлы-энеле — Одран һәм Янник Плантеклар нигез салган. Музыканы һәм аранжировканы бертуганнар үзләре яза һәм ясый.

Төркемнең яңгыравында традицион уен кораллары (бомбардлар, акустик гитаралар) һәм заманча синтезаторлар, сэмплерлар бер-берсенә кушыла. Төркем барлыгы җиде альбом яздырган, DVD-диск чыгарган һәм бөтен дөнья буйлап 1000нән артык концерт куйган, шул исәптән world-music фестивальләрендә.

«Безнең музыканы «кыргый» сүзе белән тасвирларга була, чөнки безнең музыкага халык, гадәттә, бии», — диде Янник Плантек һәм тамашачыларны, бер-берсенә чәнти бармаклары белән тотынып, әйлән-бәйләнгә басарга чакырды. Бию флешмобы бу җәйге кичтә Фольклориаданың төп мәйданчыгында җыелган уфалылар күңеленә хуш килде.

«Без Франциянең иң көнчыгыш өлешеннән бик кызыклы мәдәният, биюләр, җырлар белән килдек. Бу ышанмаслык хәл, без монда үз илебезнең мәдәнияте белән уртаклаша алабыз, — дип билгеләп үтте Янник Плантек. — Без Русиядә беренче тапкыр, үткән якшәмбедә Мәскәүдә чыгыш ясадык. Уфа - Фольклориадада бик күп төрле мәдәниятләрне бергә җыйган искиткеч шәһәр".

Фото: Валерий Шахов


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: