+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 23:20

Благовещенда кунаклар башкорт биюен биеде

Благовещенда елның иң озак көтелгән бәйрәме - Бөтендөнья фольклориадасы тәмамланды. Бу зур чараны Благовещен районы талантлары ачты. Алар үзләренең театрлаштырылган тамашасында Башкортстанның күпмилләтле халкының үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи халәтен күрсәтте.

Фольклориаданы Благовещен районы талантлары «Россияночка» һәм «Уралочка» урыс халык ансамбльләре, «Потеха» халык уен кораллары оркестры, шулай ук «Солнышко» хореография ансамбле ачты.

Районда 40тан артык милләт яши, һәркайсының үз мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре. Чит ил кунаклары да моңа ышанды. “Айбар” башкорт фольклор ансамбле, “Искорки” балалар хореография ансамбле, “Аманат” курайчылар үрнәкле ансамбле, “Радуга” балалар хореография ансамбле, «Онгырйук» мари фольклор ансамбле, «Дуслык» татар җыры ансамбле чыгыш ясады.

Төштән соң концерт чит ил кунаклары чыгышы белән дәвам итте. Аларны Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов һәм республика Хөкүмәтенең Социаль үсеш департаментының мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге мөдире Энҗе Вернигора сәламләде.

VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган концертның йомгаклау өлеше беркемне дә битараф калдырмады. Дуслык әйлән-бәйләнендә чит ил коллективлары башкорт халкының бию хәрәкәтләрен башкарды.

Фото: Благовещен районы хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: