+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 16:50

Фольклоридада катнашучылар битлекләрдә репетиция ясый

Бүген Благовещен Бөтендөнья фольклориадасы картасында чираттагы пункт булды. Чара кунаклары өчен Мәдәниятне үстерү үзәге каршындагы мәйданда, гамәлдәге иминлек чараларын да исәпкә алып, милли мәйданчыклар, кәсепчеләр ярминкәләре эшләде, шулай ук осталык дәресләре узды.

Җәмәгать тәртибен бозуга юл куймас өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Шартлау җайланмаларын ачыклау һәм зарарсызландыру чаралары күрелгән һәм территорияләре алдан ук этләр белән кинологлар тикшергән.

Рамлы металл детекторлар кулланып контроль-үткәрү пунктлары оештырылды. Чараны үткәрү урыны хәвефсезлек киртәләре белән әйләндереп алынган. Катгый тәртиптә дезинфекция чаралары белән кулларны эшкәртү уздырыла, термометрия каралган. Территориягә катгый рәвештә битлектә кертелә, булмаганда - ул бушлай бирелә.

Зур фольклор бәйрәмендә катнашучы илләрнең иҗат коллективлары хәтта битлекләрдә репетицияләр ясый. Урамда эссе, әмма санитар-эпидемиологик таләпләр шундый.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: