+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 20:11

Илеш Бөтендөнья фольклориадасын кабул итте

VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау сүзен мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова җиткерде.

- Бу якты июль көнендә Илеш җире халык иҗатын пропагандалауны, милли гореф-гадәтләрне саклап калуны төп максат итеп куйган кунакларны каршы алды. Төрле милләт, төрле илләрнең бердәмлеге рухы сәхнә учакларында гына түгел, ә аннан читтә дә хакимлек итәр, дип ышанам. Илеш ягы сезнең белән очрашуга шат! Елмаегыз, җырлагыз, биегез, дус-тату яшәгез, - диде Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин килгән кунакларны сәламләп.

Бай, чагу концерт Югары Яркәйдәге Үзәк мәйданда дәвам итте. Анда районның сәнгать осталары бай программа күрсәтте, арытаба Фольклориада кунаклары сәхнә тотты.

Фото: "Маяк" гәзите.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: