Дөньякүләм чараны, Башкортстан башкаласыннан тыш, ике дистәгә якын район һәм шәһәр кабул итте.
VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында Бөрҗән районында башкорт халык эпосларының, мифларының һәм риваятьләренең иң төп персонажларының берсе булган Акбузатка һәйкәл ачылды.
Елкычыккан күле янындагы һәйкәлне ачу тантанасында CIOFF президенты Филипп Боссан һәм Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, шулай ук Фольклориадада катнашучы илләр вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты.
Сәхнәгә урындагы фольклор коллективлары һәм балалар – эпосларны укучылар чыкты, алар кунакларны башкорт халкының гореф-гадәтләре һәм бай мәдәни мирасы белән таныштырды. Бәйрәм Роберт Юлдашевның, “Курайчы” төркеме һәм “Guzel-Dance” ансамбле концерты белән тәмамланды.
“Акбузат” монументаль-скульптура композициясе – Өлфәт Кобагышевның эше. Автор сөйләвенчә, һәйкәл эшләү идеясе ерак 1977 елда, Мәскәүнең “Наука” нәшриятында “Башкорт халык эпосы” китабы чыккач барлыкка килә. Шулай, студент чагыннан ук ул эпос геройларына һәйкәл булдыру идеясе белән янып яши. Акбузатка юл озын булган. Ләкин иң мөһиме – нәтиҗә. Автор аннан канәгать.
“Скульптор булу аз, чөнки монда гадәти атны гына сурәтләп булмый. Акбузат – мең еллар дәвамында чәчәннәрнең шигъри теле белән шомартылган образ. Аны сәнгатьнең монументаль төренә күчерергә кирәк иде. Эпосны белмичә, моны ничек эшлисең? Чәчәннәр мифик образны бик яхшы сурәтләгән. Минем композиция тулысынча эпосларга нигезләнгән”, – ди Өлфәт Кобагышев. Останың тагын бер мөһим максаты бар – Урал батырга һәйкәл кую. Скульптор фикеренчә, ул Уфада булырга тиеш.
Акбузат – әлегә башкорт халкының эпик әсәрләре нигезендә булдырылган бердәнбер һәйкәл. Аның республика халкы өчен мөһимлеген аксакалыбыз, Башкортстанның халык шагыйре Рәшит Шәкүров та билгеләп үтте:
– Бу – республикада әлегә тиңе булмаган һәйкәл. Акбузатта – безнең борынгы тарих, ул – безнең рухыбыз, идеаль дөньябыз. Безнең эпос батыры, Урал батырның канатлы тулпары, эпослар мотивларына ярашлы, күктән төшкән ат. Образга халыкның рухи ныклыгын гәүдәләндерүче колачлы идея салынган. Безнең өчен бу – зур вакыйга.
VI Бөтендөнья фольклориадасының рәсми делегациясе Бөрҗән районында табигый тыюлыкта – Шүлгәнташ мәгарәсендә булды. Чит ил кунаклары палеолит чорының кыя ташлары күчермәләрен карады.
“Без бик матур, искиткеч урыннарны күрдек”, – дип билгеләп үтте халыкара фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмалары советы президенты Филипп Боссан.
“Башкортстан кечкенә Швейцария кебек. Швейцариядә дә мәгарәләр бар, ләкин мондагы кебек үк тәэсир калдырмый. Без күргән рәсемнәр зур кыйммәткә ия”, – диде CIOFFның мактаулы әгъзасы Сирил Ренц.
Стәрлетамак Словакиядән, Индонезиядән, Испаниядән, Мексикадан, Болгария-дән 146 кунак кабул итте. Болгариянең “Пламъче” ансамбле составында гына да 35 артист килгән.
Кунакларны шәһәрнең иң яхшы коллективлары сәламләде.
Испанияне Фольклориадада “Coro e danza de Lorca” дип аталган коллектив тәкъдим итте. Лорка – Испаниянең көньяк-көнчыгышында, Мурсия провинциясендә урнашкан шәһәр. Бу – данлыклы коллектив. 75 ел эшләү дәверендә Мурсиядән килгән коллектив барлык кыйтгаларны йөреп чыккан. “Антарктидада гына булмадык”, – дип шаярта үзләре. Башкортстан аларда онытылмаслык тәэссоратлар калдырган. Фестивальне ачу тантанасындагы чагу тамашадан тыш, испан кунакларын безнең шәһәрләрнең яшеллеге таң калдырган.
Нуриман районында Польша, Греция, Панама, Казахстан һәм Колумбия кунаклары район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда традицион халык уеннарында катнашты.
Алар кашыкка йомырка салып, көянтә-чиләк белән йөгерде, капчык киеп узышты, күзләрен бәйләп чүлмәк ватты, бүрәнә өстендә капчыклар белән сугышты. Мөгаен, кунаклар өчен иң популяр һәм яраткан ярыш җәядән ук ату булгандыр.
Польшаның “Mystkowianie” төркеменнән Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыны башкортстанлыларның, шул исәптән нуриманлыларның, кунакчыллыгы таң калдырган.
– Башкортстанда шундый игелекле кешеләр яши! Монда чәй бик тәмле! Бал шәп! Һичшиксез, туганнарыма күчтәнәч итеп алып кайтып китәм, – ди Польша кунагы.
Караидел районы үзәгендә дә Македония, Перу, Франция, Румыния, Беларусь, Палестина, Эквадор коллективлары үзләренең музыкаль программаларын күрсәтте. Район үзәгенең төп мәйданында бик күп өлкәннәр һәм балалар җыелды. Һәм бу гаҗәп тә түгел – мондый күләмле чара Караидел җирендә беренче тапкыр узды.
Чит ил кунаклары өчен бу көнне башкорт, татар, урыс һәм мари ихаталары, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләде. Румыния һәм Эквадор вәкилләре капчык киеп һәм көянтә-чиләк белән йөгерү, гер күтәрү кебек милли уеннарда зур дәрт белән катнашты.
Палестина һәм Беларусь коллективлары чыгышларына әзерлек вакытында дустанә бию баттлы оештырдылар, шуның белән башка катнашучыларның да игътибарын җәлеп иттеләр.
Мишкә районында үткән Фольклориада очрашуларында Белоруссия (“Лирники” халык музыкасы ансамбле), Палестина (“Гурба Лажи” бию коллективы), Перу (“Бисентенарио” фольклор коллективы), Румыния (“Мартисорул” фольклор коллективы), Төньяк Македония (“Илинден” халык биюләре ансамбле), Франция (“Лез Энфан Д’Арузио” фольклор коллективы) һәм Эквадор (“Митад Дель Мундо” фольклор коллективы) артистлары катнашты.
CIOFF® президенты Филипп Боссанның килүе Мишкә районында яшәүчеләр өчен чын сюрприз булды. Ул районның матурлыгына, шулай ук биредә үз традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен, мари фольклорын саклауга зур хөрмәт белән карауларына соклануын белдерде.
Учалы районы VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучы Албания, Коста-Рика, Венгрия, Кыргызстан, Швейцария, Черногория һәм АКШ делегацияләрен каршы алды.
Кунакларга милли башкорт уеннарында катнашу өчен мәйданчык оештырылды, кул осталары эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде. Чит ил кунаклары зур кызыксыну белән эшләнмәләрне, бизәнү әйберләрен карады, курайда һәм кубызда уйнарга өйрәнде. Кунакларга җәядән ук ату, чукмар ыргыту уеннары һәм чыбыркы шартлату да бик ошады. Күпләре үзләренә Учалы яшмасыннан милли бизәнү әйберләре алды.
Фестивальдә катнашучыларны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова һәм Учалы районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов җылы сәламләделәр.
Венгриянең “Kecskemet” коллективы халыкара форумда яңгырату өчен “Карабай” башкорт халык җырын өйрәнгән. Чит ил кунаклары башкаруында күпләргә таныш җыр “Горняк” стадионында да яңгырады. Тамашачылар аларның чыгышын алкышларга күмде.
– Бәйрәмгә гаилә белән килүебезгә бик шатбыз. Биш яшьлек улыбыз Дамир, авызын ачып, сәхнәдән артистларны күзәтеп торды, – ди Марина Зарипова. – Ул хәтта Коста-Рикадан килгән музыкантлар башкарган “Калинка-малинка”га кушылып җырлап та җибәрде. Без сувенирлар сатып алдык. Мондый чаралар мөһим һәм бик кирәк дип саныйм.
Кыргызстаннан Вероника Шәфыйкова сүзләренә караганда, Башкортстанда ул үзен өйдәге кебек хис итә. Урыс телендә аралаша. Аның әтисе – кореяле, әнисе кырым татары икән. “Шулай булгач, мин үз кеше, дип әйтергә мөмкин. Башкортстанга кунакчыллык, уңай хис-кичерешләр өчен рәхмәт!”
– Миңа 72 яшь инде, һәм мин курыкмадым, вакциналандым да Бөтендөнья фольклориадасына килдем. Яңгырашы буенча минем исемем сезнең төбәк атамасын хәтерләтә, – дип елмая, Албания кунагы Башким.
Ул Башкортстанга һәм анда яшәүче кешеләргә соклануын белдерде. Беренче тапкыр татлы чәк-чәк тәмләп караган, эссе көнне кымыз эчеп сусынын баскан.
Башкортстанның иң көнбатыш шәһәре – Октябрьскийга Боливия, Польша, Болгария, Мексика һәм Русия вәкилләре килде.
Кунакларны 2нче Балалар сәнгать мәктәбе янында каршы алдылар. Октябрьскийда яшәүче халыклар телендә аларны Халыклар дуслыгы йортының милли иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре сәламләде. Боливиядән килүчеләр – төркем директоры Роберто Сардон, милли делегат Паола Риверо һәм биюче Меркадо Селеста Башкортстанга сәфәрдән алган тәэссоратлары белән уртаклашты:
– Боливия – Көньяк Американың йөрәге. Ул — күпмилләтле ил, анда 36дан артык милләт үзара тату яши. Без күпмилләтле программа алып килдек. “Тинку” дип аталган биюләрнең берсе Боливиянең традицион мәдәни мирасын чагылдыра. Бу көннәрдә республика буенча сәяхәт итү мөмкинлеге булу белән бәхетлебез. Башкортстан табигатенең матурлыгы, төбәкнең мәдәнияте безне таң калдырды.
Октябрьскийда саф һавада осталар шәһәре дә җәелдерелде. Боливия, Болгария, Польша, Мексика һәм Русиянең декоратив сәнгать һәм халык кәсебе осталары бер-берсен үз халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Башкорт костюмнары белән танышу күкрәкчәдән башланды. Аның тарихы һәм эшләү нечкәлекләре турында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Октябрьский шәһәре башкарма комитеты вәкиле Дилбәр Фәхретдинова сөйләде.
Башкортстан кунакларын киездән ясалган картиналар һәм тукып эшләнгән әйберләр дә сокландырды. Чит ил кешеләре зур кызыксыну белән туку станогында эшләп карады. Борынгы һөнәрне үзләш-терергә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Шенбергер ярдәм итте.
Башка илләр вәкилләрен кашыкларда уйнау да шаккатырды. Шәһәр мәдәният йорты артистлары гадәти булмаган музыка коралында виртуозларча уйнау осталыгын күрсәтте.
Октябрьский тарих-туган якны өйрәнү музееның “Осталар шәһәре” иҗади берләшмәсе осталары шкатулкалар, милли костюм элементларын ясау буенча осталык дәресләре үткәрде.
Болгария кәсепчеләре, тегүчеләре кием бизәкләре тәкъдим итеп, мондый элементларны еш кына башкорт милли киемнәрендә дә күрергә мөмкин булуын билгеләде, бу исә халыкларның һәм аларның мәдәниятләренең якынлыгы турында сөйли.
Фольклориада кунакларын каршы алган Октябрьский шәһәре быел 75 еллык юбилеен билгели. Шәһәр өчен мөһим булган ике вакыйганың туры килүе уңаеннан истәлек итеп Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев һәр ансамбльгә башкорт кызы сыннарын бүләк итте. Алар Октябрьскийдагы “Башкирский фарфор” заводында югары сыйфатлы фарфордан ясалган.
Октябрьскийда үткән төп чарада Фольклориадада катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән республиканың мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина сәламләде.
Концерт программасын шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары Фольклориаданың асылы белән аваздаш булган символик һәм күпмәгънәле исем астында “Традицияләрнең тере җебе” дип аталган вокаль-хореографик композиция белән ачты. Башкортстан халыкларының җыр, инструменталь, йола традицияләрен “Аяз” халык фольклор хоры, халык уен кораллары ансамбльләре, “Волюшка” халык казак ансамбле, солист Әлфия Сәитова, “Аманат” курайчылар ансамбле, “Юмарт кич” урыс халык җыры хоры тәкъдим итте.
Фольклориада мәдәни фестиваленең Уфадагы төп мәйданчыгында көн саен искиткеч иҗат коллективлары чыгыш ясый. Концертка дәрәҗәле кунаклар да килә. Шулай ук, көндезге сәгатьләрдә “Торатау” Конгресс-холлының югары мәйданчыгында Башкортстан иҗат коллективлары чыгыш ясый.
Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында “Фольклориада йөрәге” күргәзмәсе, Башкортстан Милли музеенда урнашкан “Дөнья халыклары битлекләре” халыкара күргәзмәсе һәм “Дөнья халыклары уен кораллары” халыкара фотокүргәзмәсе дә үз эшен дәвам итә.
Фольклориада кысаларында үткәрелгән барлык чараларга керү бушлай. Фестиваль чараларында санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше ныклы контрольгә алынган.
Зөһрә ИСЛАМОВА, Ләйсән ЯКУПОВА, Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.