+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 16:55

"Сезнең илегез һәрвакыт минем күңелемдә яшәячәк"

Благовещенга VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылар килде. Шәһәр халкына үз мәдәни программаларын Словакия, Панама, Үзбәкстан, Греция, Боливия һәм Русия делегацияләре күрсәтәчәк.

"Сезнең илегез һәрвакыт минем күңелемдә яшәячәк. Ул үзенең уникальлеге белән таң калдыра. Без Октябрьский, Салават, Сибай шәһәрләрендә булдык, әлбәттә, Уфада, ә тагын Авыргазыда булдык, хәзер Благовещенга килдек. Башкортстан башкаласы миңа үзебезнең Ла-Пас шәһәрен хәтерләтте дип әйтә алам. Ә безнең кечкенә шәһәрләр сезнекеләрдән берни белән дә аерылмый, - ди Боливия делегациясе җитәкчесе Роберто Сардон. Сездә бик яхшы кешеләр. Аларның һәрберсе диярлек безнең белән исәнләште".

Үзбәкстан вәкилләре дә район белән соклануларын белдерде. Пальмира Аумбетова белән Айсулпан Кинбаева Русиягә беренче тапкыр килгәннәр. Алар Мәскәү, Уфа турында шатланып сөйләделәр. Ә Благовещенда аларга урамнарның чисталыгы, күпфатирлы йортлар стеналарындагы рәсемнәр ошаган. Кунаклар Башкортстанда шундый эссе һава булыр дип көтмәгән.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: