+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 23:25

Уфа Санкт-Петербург төркеменә кушылып җырлады

Уфада узган Бөтендөнья фольклориадасының алтынчы көне хедлайнерлары - The Hatters Петербург джипси-фолк-рок төркеме булды.

Аңа 2016 елда Санкт-Петербургта нигез салынган. Төркемнең төп составына Юрий Музыкченко, Павел Личадеев, Александр "Кикир" Анисимов, Дмитрий Вечеринин, Анна Музыкченко керә.
Әйткәндәй, бүген тамашачылар арасында аеруча яшьләр күп иде.
«Мин бер адым ясыйм» композициясен Уфа бердәм рәвештә җырлады, шулай ук «Танцы», «Көчле хатын-кыз», «Барысы да берьюлы» һәм башка хитларны алкышларга күмде, кушылып җырлады.
- Мин моңа кадәр бөтенләй рок музыканы тыңламый идем. Бүген бу төркемнең чыгышын зур теләк белән карадым. Сәхнәдән килгән көчле энергетика бар уфалыларга җитте, - диде тамашачыларның берсе булган Булат Гыйләҗетдинов.

Фото: Зөһрә Исламова.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: