Бөтендөнья фольклориадасы һәр районда үзенчәлекле программа белән билгеләнде.
6-8 июльдә Фольклориада чаралары Башкортстанның төньягында — Яңавыл, Тәтешле, Борай районнарында, Нефтекама шәһәрендә дәвам итте. Бу көннәр чит ил кунаклары күңелендә дә, урындагы халык күңелендә дә якты, матур хатирәләре белән озак сакланыр.
Ярты авыл — музыкант
Яңавыл шәһәрендә үткән бәйрәмдә Хорватиядан килгән Микаил белән таныштык.
— Безнең делегация Бушевец авылыннан, иҗат төркемебез дә шулай атала. Безнең ярты авыл әлеге төркемгә йөри, — дип аптыратты ул.
Баксаң, Ненад Рожич җитәкләгән фольклор төркеменә, чыннан да, авылда яшәүче 900 кешенең якынча дүрт йөзе йөри икән.
— Ансамбльдә инде бер гаиләдән өчәр буын йөри, дәү әти-дәү әниләр, аларның балалары, оныклары, — диде Ненад Рожич. — Мин үзем бу ансамбльдә үстем, балачактан чыгыш ясый идем. Хатыным да — ансамбльдә, балаларның берсе музыка коралында уйный, берсе бии.
Менә шундый уникаль гаилә, уникаль ансамбль булып чыкты алар.
Ә Микаил үзенең уен коралын дуда дип атады. Хәтта “Кызыл таң” гәзите өчен махсус уйнап та күрсәтте. Аның тавышы бик матур яңгырый икән.
— Ә миңа сезнең курай ошады, — диде Микаил. — Мин аны бик кызыксынып тыңладым. Биредәге курайчылар тәкъдим иткәч, уйнап та карадым, хәтта. Миңа мастер-класс биргән музыкантларга рәхмәт. Бик матур тавышлы корал!
Хорватия делегациясе вәкилләре Фольклориаданы бик ошатуларын берничә тапкыр кабатлады һәм мондый очрашуларның кирәклеген ассызыклады.
Һинд киеме удмуртныкына охшаш
— Кинолардан һинд костюмнарын күргәнебез бар. Ә менә сәхнә костюмнары безнең удмурт киемнәренә охшаш икән — җирлеге шакмаклы яки кызыл, безнең кебек тимер тәңкәләр, төрле ялтыравыклар, орнаментлар белән бизәлгән. Татар-башкортныкына охшаш орнаментлар исә, күрүемчә, Азәрбайҗан кунаклары киемнәрендә дә, хәтта Бенин күлмәкләрендә дә кабатлана. Бер-беребездән меңәр чакрым ераклыкта, төрле мохиттә яшәсәк тә, бер үк төсләрне, бер үк бизәкләрне яратабыз икән, ләбаса! Телне белмәсәк тә, кунаклар белән аралашабыз — елмаю аша. Бер-беребезгә карап елмаябыз, әйтерсең күптәнге танышларбыз, — ди “Ивожо” хатын-кызлар клубы активисты, биюче Эвелина.
Әйе, Һиндстан делегациясе янында кеше күп җыелган. Тәрҗемәче аша ерактан килгән кунаклар белән аралашырга тырышалар, сораулар юллыйлар.
Һинд кунаклары да Фольклориадага рәхмәтле булуын яшерми.
— Җир шары шундый зур. Безгә дус-тату яшәргә, уртак йортыбызны сугышларга, чиргә-газапларга түгел, ә бию-җырга гына күмәргә кирәк. Халыклар өчен төс аермасы да, тел аермасы да киртә булалмый — без дуслашырга әзер! — ди 21 яшьлек Дилаш. — Русиядә мин икенче тапкыр, беренче тапкыр 2007 елда Мәскәүдә булган идем. Аннан соң бирегә гел тартылдым, һәм менә яңадан Русиягә килү бәхете тиде. Без һинд биюләрен башкарабыз. Мин үзем өчен урыс мәдәниятен өр-яңадан ачсам, сезнең халык безнең ил турында бик хәбәрдар булуы белән аптыратты. Һинд актерларын, киноларын яхшы беләләр. Ә инде Митхун Чакраборти турында хәтта мин белмәгән детальләрне дә белеп, биографиясен яттан сөйләп шаккатырдылар. Бу мине бик нык аптыратты. Шул ук вакытта горурланып йөрибез! Фольклориада кысаларына бик күп район-шәһәрләрдә булсак та, минем Русиягә кабат турист булып киләсем һәм ил буйлап сәяхәт итәсем килә.
“Башкорт балы – иң тәмлесе!”
— Без ачык төсләрне яратабыз. Бездә төрле төстәге чәчәкләр үсә, шул чагу төсләр милли киемнәргә дә күчкән. Күлмәк, һичшиксез, бала итәкле булырга тиеш. Парагвай күлмәге менә шундый була! — дип бөтерелеп күрсәтә миңа “Айбероамерикано” фольклор төркеменең биюче кызлары.
— Безнең республика нәрсә белән исегездә калачак? — дип сорыйм.
— Зурлыгы һәм матурлыгы белән!
— Бал һәм чәкчәк дип аталган татлы ризык белән! — дип җаваплый кызлар бертавыштан.
— Биредә кешеләрнең йөзеннән елмаю китми — алар шундый ачык, кунакчыл. Башкортстан безне тәмам әсир итте! Соңрак минем сезнең илгә турист булып килү теләге бар, ул вакытта күбрәк йөреп һәм күреп булыр иде! — ди үзен Катриэль дип таныштырган делегат.
Катриэль инженер университеты студенты икән, кечкенәдән бии. Фольклориадага килгән төркемдә, аның сүзләренчә, балериналар да, судьялар да, студентлар да бар. Биюче егетләр дә бар ди ул, тик Русиягә кызлар төркеме генә килгән.
— Төрле илләрнең мәдәнияте беренче карашка нык аерыла, әмма безне сәхнә, җыр-биюләр якынайта, туганлаштыра, берләштерә. Бер-беребезнең чыгышларын зур кызыксыну белән күзәтәбез, — ди Катриэль.
Башкорт балы турында сорагач, ул елмаеп:
— Мин башкорт балын тәмләп карадым, шундый тәмле! Әмма минем сезгә Парагвай балын ашатып карыйсым килә — ул бөтенләй башка, ышанам, сезгә ошар иде! — диде ул.
Күчтәнәч итеп Төньяк Америкага Катриэль башкорт балын алачагы турында хәбәр итте.
— Яңавылда безгә шәһәр турында китап та бүләк иттеләр. Туганнарыма, якынарыма, дусларыма аны күрсәтәчәкмен. Мондый фестивальләр бик кирәк, алар безне якынайта! — дип нәтиҗә ясады биюче кыз.
Чыннан да, Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов кунакларга яхшы кәеф теләп, балалар кулы белән эшләнгән сувенирлар һәм Яңавыл турындагы китап бүләк итте.
— Башкортстанның төньяк районнарының берсендә сезне сәламлибез! Мәдәнияттә башланган дуслыгыбыз озакка барыр, башка өлкәләрдә дә дәвам итәр, дип ышанам, — диде ул.
“Инглиз телен чарладык”
Тәтешле районында Фольклориада кунакларының чыгышлары искиткеч булды: Тәрҗемәчеләр төркемен җитәкләүче инглиз теле укытучысы Рәдилә Хәбипова белән сөйләшәм.
— Бәйрәм шундый матур үтте! Халык өчен чын бүләк булды ул! — дип эмоцияләрен яшерә алмый ул. Без нинди зур тел практикасы алдык, рәхәтләнеп инглиз телендә аралаштык! Мондый тәҗрибә шулкадәр кирәк! Бүгенге чарадан соң барыбыз да шуңа тагы бер кат инандык. Елга бер тапкыр чит тел укытучылары өчен шушындый халыкара семинарлар, конференцияләр, укулар, аралашу чаралары оештырылсын иде. Фольклориада искиткеч булды! Халык кунакларның чагу чыгышларына, милли киемнәренә сокланды.
Тәтешледән 16 тәрҗемәче эшләдек. Тәржемәчеләрнең берничәсе укулар үтеп кайтты, барыбыз да диярлек мәктәпләрдә инглиз теле укытабыз. Арабызда бер генә егет бар ул — Илнур Моратов. Иске Кайпан мәктәбендә инглиз теле укыта, бәйрәмне инглиз телендә алып баручы да ул. Алдыбызга куелган бурычны үтәдек, дип исәплим. Кунаклар белән халык арасында аралашуда күпер булырга тиеш идек, шулай була алдык. Тәтешлелеләр бик аралашучан, төрле сораулар яудыралар, кунаклар безнең халыкны бик ошатып китте. Үзебез дә бик күп дуслар таптык, арытаба да аралашырбыз дип ышанам.
Мин үзем Эстония төркеме белән эшләдем. Безгә “Киитшаракад” фольклор коллективы һәм “Сиидисосаро” халык хоры килгән иде. Бу ансамбльнең оештырылуына 35 ел икән, ул үзләрендә бик билгеле ансамбль. Шунысы кызыклы, анда күпчелекне укытучылар тәшкил итә, араларында хәтта мәктәп директорлары да бар. Шуңа да сөйләшер темаларыбыз күп булды.
Тәтешлелеләр Фольклориада кунакларын югары дәрәҗәдә кабул итте. Без кунакларның чын кичерешләрен күрдек, моны үзара аралашуларыннан, тәэссоратларыннан чыгып әйтә алабыз. Дөньякүләм дәрәҗәдәге фестивальне тамаша кылу, анда катнашу мөмкинлеге тудырганнары өчен барлык җаваплы җитәкчеләргә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, — ди Аксәет мәктәбе укытучысы Рәдилә Рәшит кызы.
“Һәркайсыгыздан җылылык бөркелә”
Борай районы җиде ил вәкилен кабул итте. “Танып” стадионы бу көнне чагу төсләрдән, төрле җыр-биюләрдән гөрләп торды.
Төньяк Македония, Перу, Франция, Румыния, Белоруссия, Палестина һәм Эквадордан килгән фольклор, бию, иҗат коллективлары үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.
Кунакларны республика Хөкүмәтенең Социаль үсеш департаменты директоры Зөлфия Гарифуллина, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова һәм Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев сәламләде.
Чара Борай районының иң яхшы фольклор коллективлары, вокаль һәм бию ансамбльләре концерты белән башланды. Аннары чират кунакларга җитте. Аларның һәркайсы үзләренең туган җиренә, халкына хас булган үзенчәлеген күрсәтте. Төньяк Македониянең “Илинден” халык биюләре ансамбле, Румыниянең “Мартисорул”, Эквадорның “Митад Дель Мундо”, Перуның “Бисентенарио”, Франциянең “Лез Энфан ДАрузио” – фольклор, Палестинаның “Рурба Лажи” – бию һәм Белоруссиянең “Лирники” иҗат коллективлары чыгышларын тамашачылар дәррәү алкышларга күмде.
Чыгышлар арасында кунаклар белән аралаштык. Перудан килгән Адриэля үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты.
– Минем бер тапкыр да үз илемнән болай еракка киткәнем булмады. Башкортстанның яшеллеккә күмелеп утыруына шаккаттым. Мөмкинлек булган саен кызлар белән фотога төшәбез. Сездәге табигатьнең матурлыгын сүз белән генә аңлатырлык түгел, – диде ул.
Эквадордан килгән блогер-сәяхәтче Хосе Дриед бик аралашучан кеше булып чыкты. “Русия, Башкортстан, дигәч, сезнең күз алдына беренче чиратта нәрсә килә?” – дигән соравыма ул: “Кешеләр ачык, ихлас күңелле. Сезнең һәркайсыгыздан ниндидер җылылык бөркелеп тора”, – дип җавап бирде.
Эквадордан килүчеләр үзләре бик тыныч холыклы икән.
– Эквадор делегациясе белән Фольклориаданың беренче көненнән үк йөрим. Мине шул гаҗәпкә калдырды: алар артык тыныч, ашыкмыйлар, бөтен нәрсәне акрын гына башкаралар. Аларда безнең халыкка хас кабалану бөтенләй юк, – ди Эквадор делегациясе кураторы Мансур Нәҗибуллин. – Беренче көннәрдә аларның “хеллоу” дип сәламләвенә үзебезчә итеп “сәлам” дип җавап бирдем. Хәзер алар мине күрү белән “сәлам” дип дәшәләр.
Румыниянең “Мартисорул” ансамбленә быел 55 ел тулган. Ярты гасыр дәвамында бию коллективы күп илләрне йөреп чыккан, әмма алар Русиядә беренче тапкыр икән. Румынияле Иуана: “Мин сездә озаккарак калыр идем”, – диде елмаеп.
Сәхнәнең бер ягында “Борай җәйләве” булдырылып, анда барлык җиһазлары белән башкорт тирмәсе, киез итек басу, сакал, калфак, түшелдерек, төрле борынгы бизәнү әйберләре тегү, палас сугу, агачтан төрле әйберләр ясау остаханәләре эшләде, күргәзмәләр оештырылды. Перу, Эквадор вәкилләре дә үз күргәзмәләрен тәкъдим итте. Алар яныннан олысы-кечесе өзелмәде, милли элементлар белән ясалган әйберләр һәркемдә кызыксыну тудырды.
Бәйрәм ахырында узган күмәк флешмоб тамашачыларны да, артистларны да бер мәйданга җыйды.
Нефтекама — мәдәният бишеге
Нефтекама да бәйрәмгә җентекләп әзерләнде. Биредә шәһәрнең ял паркында “Осталар аллеясы” урын алды. Урындагы кәсепчеләр — агачтан сырлап эшләү осталары Николай Казначеев, Алексей Каурдаков, Фирдәвес Ганиев, балчыктан әвәләүче Дилбәр Галәветдинова, агачтан үрүче Фәһим Сәрвәров, кул эше осталары Лариса Аптриева, Любовь Вәлишина, скульптор Илшат Гыйләҗев үз эшләреннән күргәзмәләр оештырды, мастер-класс үткәрде. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар аларның иҗат җимешләрен кызыксынып карады, осталык дәресләрендә үзләрен дә сынады. Үз этномузеен булдырган Рәмзилә Акмалованың самавырлар күргәзмәсе кунакларның игътибарын җәлеп итте. Сәнгать мәктәбе осталарының эшләре дә беркемне дә битараф калдырмады, зәвык белән бизәлгән тирмәгә куелган эшләрне халык теләп карады. Йон тукымадан эшләнгән эшләр чит ил кунакларында аеруча кызыксыну тудырды. “Краснокама умартачылар берлеге” җитәкчесе Салават Миңнемөхәммәтов тырышлыгы белән әзерләнгән “Корт бакча”да борынгы умарталар урын алган иде.
— Менә бу камыштан эшләнгән умарталарга 150-200 ел чамасы бар. Без ялтырап торган яңа умарталарны махсус куймадык, борынгы кәсеп белән борынгы кораллар, умарталар аша таныштырасы килде, — ди Салават Тәвис улы.
Аның яртысы пыяладан үтәкүренмәле итеп эшләнгән умарталары яныннан халык өзелмәде — балаларга да, олыларга да, кунакларга да бал кортларының ничек яшәвен күзәтү бик кызык булды.
Шәһәрнең тарих-туган якны өйрәнү музее күргәзмәсе дә тамашачыларга һәм кунакларга бик ошады. Бәйрәмне шулай ук ут күршеләре — Агыйдел шәһәре һәм Калтасы, Краснокама районнары үз тирмәләре белән бизәде. “Ак калфак энҗеләре”, “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамбльләре йон язу, бал суырту йолаларын күрсәтте.
— Кунакларны Нефтекама әсир итте. Кечкенә шәһәр, аның каравы, нинди матур. Безгә инде “Урал батыр” эпосы турында сөйләделәр. Агачтан эшләнгән сыннарда эпосның геройлары чагыла. Эпоска ничә ел, ә ул буыннан-буынга күчә бара. Башкортстанның традицияләрне, ата-баба гореф-гадәтләрен, йолаларны кадерләп саклаучы төбәк булуын аңладык, — ди Чилидан килгән кунаклар.
Кунаклар шулай ук Нефтекаманың сәхнә осталары әзерләгән концерт программасын югары бәяләде. Ә инде үзләре халыкка тәкъдим иткән программа чын могҗизага тиң булды. Атна уртасы булса да, тамашачылар күп иде, алар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Бенин көйләрен башкорт курае, һинд җырларын татар гармуны алмаштырды. Шундый төрле көйләребез, моңнарыбыз да Җир шарындагы халыкларның төрле-төрле булуы, әмма уртак йортыбызда кулга-кул тотынышып, бергә яшәргә кирәклеге хакында искәртә иде кебек.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
Венера АРСЛАНОВА.