+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 09:40

Якыная якты киләчәк!

Көзгә яңа күпер булачак.

Якыная якты киләчәк!
Якыная якты киләчәк!

Көзгә яңа күпер булачак.

Уфада Агыйдел елгасы аша яңа күперне тө­зү­нең соңгы этабы башланды. Ул “Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты буенча күтәрелә. Яңа күпернең гомум озынлыгы 688,8 метр тәшкил итә. Объектта эшләр билгеләнгән план буенча, графиктан калышмыйча, тәүлек әйләнәсенә бара. Барлык эшләр быел октябрьдә тәмам­ланырга тиеш.

“Уралмостострой” җәмгыяте филиалының 30нчы отряды директоры Василий Чекуров белдерүенчә, әле корылмалар төзелешенең тугызынчы этабына әзерлек эшләре бара. Күпер төзүчеләр тавыштан саклаучы экраннарга фундамент салуга тотынган. Соңыннан канализация эшләнәчәк.
Тарихны белү мөһим
Бөре районының Иске Бурны авылы китап­ханәсе “Туган авыл тарихы битләре” проектын икенче ел тормышка ашыра. Туган якны өйрәнү эше “Үткәннән башка киләчәк юк”
девизы астында алып барыла.
Авыл кешеләре аның тарихы турында бай материал туплаган. Яшьләр китапханә хезмәткәрләре тарафыннан җыелган архив материалларыннан биредә яшәгән, укыган, эшләгән, сугышларда катнашкан, батырлыклар кылган якташлары турында белә ала.
“Без яши торган төбәк” дигән китап-иллюстратив күргәзмә эшли. Биредә проект темасы буенча китап­лар, альбомнар, папкалар тәкъдим ителгән. Урындагы материалларны җыюга аерым игътибар бирелә: сугыш һәм хезмәт ветераннарының истәлекләре, фронт­тан язган хатлары, фотосурәтләре туплана. Китап­ханәчеләр, укытучылар алынган мәгълүмат­ларны тематик папкалар, альбомнар, досье ясап туплый.
Укучылар аеруча тарихи документлар, борынгы китаплар, экспонатлар урын алган “Заманнар борынгылыгы” экспозициясен үз итә. Тарих буенча интеллектуаль уеннар, тематик кичәләр үткәрелә.
Юллар ялт итәчәк!
Уфада Һәдия Дәүләтшина бульварын яңарту дәвам итә. Юлны төзекләндерү
эшләре март аенда ук башланды.
Бульварны капиталь ремонтлау
“Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәү­ләт проекты кысаларында алып барыла.
Хәзерге вакытта юлчылар Николай Дмитриев урамыннан Завод урамына кадәр участокта, Һәдия Дәүләтшина бульвары буенча бордюр ташлары кую, борылышлар мәйданчыклары өчен грунт эшләү белән мәшгуль. Техник полосаларны, җәяүлеләр юлын төзекләндерү, асфальт-бетон катламын җәю буенча эшләр төгәлләнгән дә инде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ремонт эшләре кысаларында юл төзүчеләр барлык трассаларны тергезәчәк һәм ныгытачак, электр тапшыру һәм элемтә линияләрен алыштырачак. Шәһәр халкы өчен уңайлы мохит булдыру максатыннан юлларны киңәйтү, өстәмә борылмалар булдыру, яңа тротуарларны ремонтлау, тышкы электр утларын урнаштыру планлаштырылган.

Ләйсән Якупова.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: