+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 12:30

"Үзешчән артистлар, гади укытучыларбыз, ә безне йолдызлар кебек каршы алалар!»

Эстониядән килгән кунаклар үз тәэссоратлары белән уртаклаша.

ИА "Башинформ"
Фото:ИА "Башинформ"

Эрика Сууре - Эстония башкаласы Таллиннан. Айли Сонберг Таллиннан йөз чакрым ераклыкта урнашкан Ванавигаль бистәсеннән. Алар икесе дә бу көннәрдә Башкортстанда барган вакыйгаларга таң калган.

- Бездә инде бишенче көн бәйрәм, - ди алар.

- Киң төбәк, шундый ерак аралар, без мондыйга ияләшмәгән, - алар безнең республиканы шулай тасвирлый. - Бездә бит кечкенә җирләр, компактлы ил бит без. Ә сездә шундый киңлекләр!

Аларны халыкара чараның бик яхшы оештырылуы да, игелекле тамашачылар да, искиткеч атмосфера да, тәмле кухня да, каенлык та шаккаттырган.

- Безне бөтен җирдә көтеп алынган кунаклар кебек кабул итәләр, без көткәнне сизәбез һәм бу бик күңелле. Шуңа күрә без чыгыш ясаган саен тәннәребез чемердәп куя.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: