+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 23:45

Башкортстанда Фольклориада чараларын 100 меңнән артык кеше карады

Бүген Уфада алтынчы Бөтендөнья фольклориадасы ябылды. Халыкара форум чараларының 8 көнендә Башкортстанда 100 меңнән артык кеше булды. Уфада төп сәхнәдә һәм 22 районда һәм шәһәрдә Фольклориада вакытында 28 концерт мәйданчыгында 61 концерт булды. Фольклориадада катнашучылар бөтен республика буенча концерт программалары белән 10.000 километр чамасы узды.

Ябылу тантанасында чыгыш ясап, республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Фольклориадада катнашучыларның безнең республикага тагын килүенә һәм бу көннәрдә республика халкы өчен дусларына әверелүенә ышаныч белдерде.

- Башкортстанның һәм Русиянең күпмилләтле халкының кунакчыллыгын сез тулысынча бәяли һәм тоя алгансыздыр дип ышанам. Безнең бөтен республика зур концерт мәйданчыгына әверелде. Кадерле кунаклар, сез үзегезнең талантыгыз, осталыгыгыз белән таң калдырдыгыз,, - диде Әминә Шәфыйкова.

Ул билгеләп үткәнчә, милләтенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, Җирдә яшәүчеләр тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә тели.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: