+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 12:15

Фольклориаданың соңгы көне искиткеч булмакчы!

«Торатау» Конгресс-холлы амфитеатрының ачык мәйданчыгында бүген 17.00 сәгатьтә узачак Халыкара фольклор фестивален ябу тантанасы күңелле һәм мавыктыргыч булыр дип көтелә.

Фольклориаданың соңгы көне искиткеч булмакчы!
Фольклориаданың соңгы көне искиткеч булмакчы!

«Торатау» Конгресс-холлы амфитеатрының ачык мәйданчыгында бүген 17.00 сәгатьтә узачак Халыкара фольклор фестивален ябу тантанасы күңелле һәм мавыктыргыч булыр дип көтелә.

Көн Салават Юлаев исемендәге мәйданда CIOFF ® VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларны күмәк фотога төшерүдән башланды.

Аннары дөньяның 37 иле делегациясе вәкилләре «Торатау» Конгресс-холлында (Зур зал, 1 кат) CIOFF ® ️ 2021 елгы VI Бөтендөнья фольклориадасын оештыручылар һәм анда катнашучылар киләчәк буыннарга, шулай ук VII Бөтендөнья Фольклориадасында катнашучыларга юлламаларын имзалады. Вакыт капсуласы рәвешендәге юлламалар фестивальнең ябылу тантанасында тапшырылачак.

17.00 сәгатьтә Салават Юлаев һәйкәле янында «Русские Витязи» пилотаж төркеме Фольклориадада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләячәк. Программада ОДК-УМПО заводында җитештерелгән двигательләр белән җиһазландырылган "Су-30СМ" һәм "Су-35" истребительләре дә катнашачак.

Фольклориаданы ябу тантанасының концерт программасын 17.30да Русиянең иң борынгы профессиональ халык хоры – М. Е. Пятницкий исемендәге Дәүләт академия урыс халык хоры ачачак. Моннан тыш, программаны 19 илдән (Боливия, Коста-Рика, Колумбия, Хорватия, Эстония, Индонезия, Казахстан, Кыргызстан, Польша, Черногория, Панама, Франция, Мексика, Румыния, Русия, Эквадор, Швейцария, Үзбәкстан, Парагвай) фольклорчылар һәм Башкортстан Республикасының әйдәп баручы коллективлары бизәячәк, алар — Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле, «Аргымак» төркеме. Бу кичәнең хедлайнерлары — легендар Эмир Кустурица җитәкчелегендәге The No Smoking.

Программа финалында фестиваль әләмен CIOFF ® президенты Филипп Боссанга тапшыру, шулай ук 37 катнашучы илнең тәңкәләре тегелгән башкорт түш бизәген Башкортстан Республикасы Милли музеена тапшыру планлаштырылган. Кичә матур фейерверк белән тәмамланачак.

Бу көнне VI Бөтендөнья фольклориадасын ябу тантанасы үткәрелү сәбәпле, 14.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр З.Вәлиди урамы буенча Аксаков урамыннан Гафури урамына кадәр; генерал-губернатор Перовский урамы буенча; Яр буе урамы буенча Сочи урамына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: