+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 17:40

Уфа күгендә - «Русские Витязи» пилотаж төркеме

17.00 сәгатьтә Уфаның Салават Юлаев һәйкәле янында «Русские Витязи» пилотаж төркеме фольклориада катнашучыларын һәм кунакларын сәламләде. Программада - "ОДК-УМПО" заводында җитештерелгән двигательләр белән җиһазланган Су-30СМ һәм Су-35 истребительләре.

«Русские Витязи» - Русия Хәрби-һава көчләренең югары пилотажы авиация төркеме. Хәрби очучылар төркеме Су-27П, Су-27УБ, Су-30СМ һәм Су-35С күп максатлы югары аневрлы истребительләрдә демонстрацион очышларны үти. Дөнья рекордларына ия. Төркемнең уникальлеге шунда ки, бу "авыр истребитель" класслы төркем югары пилотажын башкаручы дөньядагы бердәнбер пилотаж командасы, шулай ук истребительләрнең серияле үрнәкләр булуы.

Пилотаж төркеме барлык Русия һәм күп кенә чит ил авиасалоннарының катнашучысы. Төркем пилотлары дүрт, биш һәм алты стребитель составында ялгыз һәм төркем пилотажын башкара. Самолетлар Русия флагы төсләренә буялган.

Чараны оештыручы - Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе. 1941 елда Рыбинск, Мәскәү, Ленинград һәм башка шәһәрләрнең җитештерү оешмалары Башкортстанга эвакуацияләнә һәм Ленин орденынлы 26нчы Уфа дәүләт заводын төзи.

Фото: Зөһрә Исламова.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: