+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
11 июль 2021, 16:15

Фольклориада араларны тагын да якынайтты

Фольклориада тәмамланса да, ул калдырган тәэссоратлар бу чарага катнашы булган һәркемнең күңелендә озак сакланачак.Кырмыскалы җирендә чит ил кунакларын лаеклы каршы алуга районның бихисап иҗади коллективлары белән берлектә Гафури районының Сәетбаба авылыннан килгән “Асанай” халык фольклор ансамбле дә үз өлешен кертте.

Фольклориада араларны тагын да якынайтты
Фольклориада араларны тагын да якынайтты

Фольклориада тәмамланса да, ул калдырган тәэссоратлар бу чарага катнашы булган һәркемнең күңелендә озак сакланачак.
Кырмыскалы җирендә чит ил кунакларын лаеклы каршы алуга районның бихисап иҗади коллективлары белән берлектә Гафури районының Сәетбаба авылыннан килгән “Асанай” халык фольклор ансамбле дә үз өлешен кертте.


“Асанай” ансамбленең җитәкчесе Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гәүһәр Байбулдина белдерүенчә, бу чарага әзерлек күптән башланган. Башта кырмыскалылылар күрше районга барып репетицияләр үткәрсә, соңгы атнада көн саен алар үзләре бирегә килгән.
- Кырмыскалылылар - ихлас, ачык йөзле халык. Кунакчыллык күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт. Моңа кадәр дә аралашып, туганнар кебек яшәдек: без бит “Табын” ыруы вәкилләре, ә бу чара безне тагын да якынайтты, - ди коллектив әгъзалары бертавыштан.
Бу ансамбль 2004 елдан бирле уңышлы эшләп килә, 2009 елда алар “халык” исемен ала. Шул ук вакытта даими рәвештә Башкортстанда гына түгел, аннан читтә оештырылган конкурсларда да катнашып, җиңү яулыйлар. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк: милләт дип янып-көеп яшәгән кешеләрне берләштергән бу коллективның һәр әгъзасы, җыр-биюгә әвәс булудан тыш, ниндидер уен коралында да уйный. Әйткәндәй, милли уен коралларын ансамбльнең актив әгъзасы Илһам Байбулдин үзе ясый. Бу көнне аларда хәтта чит ил кунаклары да уйнап карый алды.
Чынлап та, бу чара милләтара дуслыкны, татулыкны ныгытуга зур өлеш кертте. Австрия, Словакия, Болгария, Колумбиядән килгән иҗади коллективлар белән танышу, дуслашудан тыш, күрше районнарны да якынайтты, мөнәсәбәтләрен тагын да җылырак хисләр белән тулыландырды. Шуңа да очрашу, танышу, аралашу шатлыгы, күңелле мизгелләр, онытылмас тәэссоратлар бүләк иткән бу Фольклориада һәркемнең күңелендә озак сакланачак әле.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Фольклориада араларны тагын да якынайтты
Фольклориада араларны тагын да якынайтты
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: