+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
13 июль 2021, 21:25

Кунакларда чара нинди тәэссоратлар калдырды?

Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында “Фольклориада йөрәге” халыкара кәсепчелек күргәзмәсе VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында 4-9 июньдә эшләде. Ул чын мәгънәсендә Фольклориаданың йөрәге булды.

Кунакларда чара нинди тәэссоратлар калдырды?
Кунакларда чара нинди тәэссоратлар калдырды?



Моннан иртәнге сәгатьләрдән кичкә кадәр кеше өзелмәде. Дөньяның төрле илләр мәдәнияте белән танышу, күргәз­мәдән кул эшләнмәләрен сатып алу, дустанә мөнәсә­бәттә аралашу, дуслашу – болар барысы да Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында булды.

Шушы күргәзмә эше вакытында Архангель районының Орловка авылыннан килгән кул остасы Фәнисә Гольцова Фольклориада логотибы төшерелгән келәм сукты. Ул күргәзмә­нең беренче көнендә келәмне суга башлады, ә инде соңгы көнендә эшен төгәлләде.

– Фольклориадада катнашучы һәр ил вәкиле бу келәмне сугуда катнашты. Шуңа күрә дә, аны “Дуслык келәме” дип атадык, – диде кул остасы.
Бу искиткеч нәзакәтьле кул эше CIOFF ® ️президенты Филипп Боссанга бүләк ителде.

Фольклориада барышында килгән кунаклар белән танышып, Башкортстанга, Уфага, фестивальгә кагылышлы сораулар биреп, аларның уй-кичерешләре белән кызыксындык. Шуларның берничәсе белән гәзит укучыларыбызны да таныштырабыз.

Эстониянең “Киитшаракад” фольклор коллективы әгъзасы Мая Хиндс:
– Безнең әлегә кадәр мондый зур фестивальдә катнашканыбыз булмады. Уфа искиткеч җылы каршы алды. Һәр милләтнең үз фольклоры, үзенчәлекләре. Без ата-бабаларыбыздан калган мирасны киләчәк буынга тапшырырга тиешбез. Менә шушы уй-теләкләр бу фестивальгә җыелган халыкларны бер­ләштерә дә инде.

Үзбәкстанлы Дильназ Әделчаева:
– Фольклориада яхшы тәэссоратлар гына калдырды. Уфада мин беренче тапкыр. Башкала­гызның яшеллеккә күмелеп утырган чиста шәһәр икәнлеге сокландырды. Миңа теле­видениедә төшерелгән тапшыруда катнашырга да насыйп булды.

Башкортлар белән үзбәкләрнең мәдәния­тендә охшашлыклар шактый. Мәсәлән, бездә дә, сездә дә кубыз – халык уен корал­ларының берсе. Көйләребездә, кул эшләрен­дәге нәкышларда да охшашлыклар бар. Мин Уфага тагын килү теләге белән кайтып китәм.

Камерунлы Фиделис Эсуа:
– Мин Мәскәүдә укыдым. Уфага беренчегә килдем. Башкортстан башкаласы камерунлыларны бик җылы каршы алды.
Уфа – матур, чиста шәһәр. Салават Юлаев һәйкәле бик ошады. Шулай ук, башкорт халык ашлары да бик тәмле. Безне искиткеч тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Кызлар да монда бик чибәр.

Индонезиянең “Двипантара” фольклор коллективы вәкиле Сари Девита:
– Миңа Башкортстанның табигате ошады. Монда кояш нурлары да кыздыра, шул ук вакытта йомшак җил дә исә. Кешеләре искиткеч ягымлы. Кая барсак та без елмаюлы йөзләр белән очрашабыз. Башкортстанның халкы бик кунакчыл. Мин Уфага тагын киләчәкмен!

Болгария вәкилләре Галя Павлова һәм Галина Парванова:
– Без Русиядә икенче тапкыр. Беренчегә 2012 елда Санкт-Петербургта үткән чарага килгән идек. Без ул вакытта коллективыбызда биюче буларак катнашкан идек. Бу Фольклориадага үзебезнең мирасны буыннан-буынга тапшыручы буларак килдек. Коллективта һәр кыз кул эшләрен дә белергә тиеш. Күпчелек костюмнарыбызны үзебез тегәбез, чигәбез. Чигүдәге бер генә орнамент та юктан гына куелмый. Һәр бизәкнең үз мәгънәсе бар.
Башкортстанның башкаласы искиткеч матур, яшел, урамнары киң һәм чиста. Бу шунда ук күзгә чалына. Кешеләренең кунакчыллыгы – искиткеч. Оештыручылар безне игътибардан биш минутка да читтә калдырмый, һәрвакыт хәлебезне белеп, ярдәм итәргә торалар.

Франция иле вәкилләре:
– Безгә Фольклориада, Башкортстан, Уфа – барысы да ошады. Башкортстанлыларның кунакчыллыгы шаккатырды, чәкчәге күңеле­безгә хуш килде. Зур рәхмәт сезгә!

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: