“Уфа-Арена”да Фольклориаданы ачу тантанасында 1000 артист катнашты, 500дән артык интеллектуаль яктылык приборлары, 800 квадрат метрлы яктылык диодлы экраннар, махсус ачылу өчен эшләнгән уникаль механизмнар һәм автоматлаштыру системалары, дистәләгән заманча лазер видеопроекторы, тавыш җиһазлары, төтен һәм башка эффектлар файдаланылды.
Чараны ябу тантанасында “Торатау” Конгресс-холлы каршында дөньяның 19 ил вәкилләре чыгыш ясады, алты истребитель катнашлыгында авиашоу узды.
Халыкара форум чараларына 8 көндә Башкортстанга 300 меңнән артык кеше килде. Уфада төп сәхнәдә, 22 районда һәм шәһәрдә Фольклориада вакытында 28 концерт мәйданчыгында 61 концерт күрсәтелде. Форумда катнашучылар республика буйлап концерт программалары белән 10000 километр чамасы ара узды.
4 июльдән 10 июльгә кадәр “Торатау” Конгресс-холлының югары мәйданында һөнәр һәм кәсепләр халыкара күргәзмәсе эшләде. Анда дөньяның 19 иленнән һөнәрчеләр эшләнмәләрен тәкъдим итте. Моннан тыш, Уфадан 39 предприятие, оешма һәм шәхси эшкуар үз сувенир продукциясен күрсәтте.
50 илдә Фольклориада турында материаллар чыкты. Чит ил социаль челтәрләрендә 1,5 меңнән артык пост урнаштырылды. Киңкүләм мәгълүмат чаралары дөньяның 30 илендә, шул исәптән телерадиокомпанияләрдә, яңалыклар сайтларында, басма киңкүләм мәгълүмат чараларында Башкортстанда узучы Фольклориада турында сөйләде һәм язды. Барлык ресурсларда туры трансляцияләр миллионнарча карау җыйды.
9 июльдә республика районнарында йомгаклау концертлары узды һәм CIOFF ® VI Бөтендөнья фольклор фестивалендә катнашучылар Уфага кайтты. Бу көнне фестиваль Благовещен, Белорет, Ишембай шәһәрләрендә һәм Илеш районында узды.
Благовещен шәһәре халкына үз мәдәни программаларын Словакия, Панама, Үзбәкстан, Греция, Боливия һәм Русия делегацияләре күрсәтте. Фольклориаданы Благовещен районы талантлары “Россияночка” һәм “Уралочка” урыс халык ансамбльләре, “Потеха” халык уен кораллары оркестры, шулай ук “Солнышко” хореография ансамбле ачты. Алар үзләренең театрлаштырылган тамашасында Башкортстанның күпмилләтле халкының үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи халәтен күрсәтте.
Районда 40тан артык милләт яши, һәркайсының үз мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре. Чит ил кунаклары да моңа инанды. “Айбар” башкорт фольклор, “Искорки” балалар хореография, “Аманат” курайчылар, “Радуга” балалар хореография, “Онгыр-йук” мари фольклор, “Дуслык” татар җыры ансамбльләре чыгыш ясады.
Төштән соң концерт чит ил кунаклары чыгышы белән дәвам итте. Аларны Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов һәм республика Хөкүмәтенең Социаль үсеш департаменты мәдәният, яшьләр сәя-сәте һәм спорт бүлеге мөдире Энҗе Вернигора сәламләде.
VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган концертның йомгаклау өлеше беркемне дә битараф калдырмады. Дуслык әйлән-бәйләнендә чит ил коллективлары башкорт халкының бию хәрәкәтләрен башкарды.
Белорет та бу көнне дөнья күләмендәге вакыйганың бер мәйданчыгына әверелде. Шәһәр халкын һәм аның кунакларын үз илләренең мәдәнияте белән Швейцария, АКШ, Черногория, Коста-Рика, Албания, Венгрия, Кыргызстан делегацияләре таныштырды.
Килгән коллективлар чыгышларына әзерләнгән арада делегация җитәкчеләре Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эльвира Аеткулова, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Кунаклар рәхәтләнеп хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм бу көннәрдә күргәннәре турында сөйләде.
Швейцария спортчысы Зоссо Лорин Белоретка иң төп комплименты ясагандыр, мөгаен.
– Мин монда булуыма бик шат һәм бәхетле, – диде ул. – Фольклориада ярдәмендә безнең Русияне күрү мөмкинлеге туды һәм без моңа бик шатбыз. Башкортстан, аерым алганда, Белорет районын, Швейцария белән чагыштыралар дип ишеттем. Бу, чыннан да, шулай! Гадәти булмаган бәйрәм өчен рәхмәт!
Дусларча очрашу бүләкләр алмашу белән тәмамланды. Белоретлылар һәр кунакка – курай, танылган Белорет шагыйрәсе Нина Зиминаның шигырь китапбын, шәһәрнең төп истәлекле урыны – су башнясы макеты һәм тагын бик күп сувенирлар бүләк иттеләр. Артистлар шулай ук үз илләреннән зур булмаган бүләкләр әзерләгән иде. Шул ук вакытта алар Башкортстанның матурлыгына һәм мәдәния-тенә соклануларын сөйләде. Ә Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванютаның хәзер чып-чын Гавай төймәләре бар.
Җомга автобуслар колоннасы артистлар белән Ишембайга килде. Шәһәрнең “Нефтяник” стадионында шулай ук URBAN-Сабантуй, күргәзмәләр, осталык дәресләре, балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле уеннар, спорт ярышлары узды. Сабантуй Фольклориададан берничә сәгатькә иртәрәк башланды, шуңа күрә артистлар анда көтеп алынган кунак булды.
Кунаклар һәм тамашачыларны Ишембай районы хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов котлады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау сәла-мен республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җиткерде.
Фестиваль Башкортстанда яшәүче халыкларның фольклор коллективлары чыгышларыннан башланды. Фольклориада кысаларында Ишембай Австрия, Испания, Казахстан, Колумбия, Польша артистларын кабул итте.
– Безнең төркем ике ел элек Русиягә килгән иде инде, ләкин монда мин беренче тапкыр, – диде австрияле Мартин Тейпингер. – Сезнең республика бик матур, монда килүемә мин бик бәхетле. Мин аккордеонда уйныйм һәм монда беренче тапкыр курайда уйнап карадым. Аның тавышы онытылмаслык.
Илеш җирендә Бенин, Эстония, Чили, Һиндстан, Парагвай, Хорватия, Азәрбайҗан иҗади коллективлары делегациясен иртүк каршы алдылар. Бай концерт программасы үзәк мәйдан-да дәвам итте. VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау сәламән мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова җиткерде.
Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин: “Бу кояшлы июль көнендә Илеш җире халык иҗатын пропагандалауны, милли традицияләрне саклауны төп максат итеп куйган кунакларны каршы алды. Төрле милләтләр, төрле илләр бердәмлеге рухы сәхнәдә генә түгел, аннан читтә дә хакимлек итәр дип ышанам”, – диде үз чыгышында.
Район җитәкчесе чит ил коллективларына район балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тарафыннан әзерлән-гән уникаль сувенирлар тапшырды. Бу – күпмилләтле Башкортстан символлары, ул аларга республика һәм Илеш районы, биредә уздырылган күңелле минутлар турында искә төшерәчәк. Җиде ил вәкилләре җавап итеп үз бүләкләрен тапшырды.
Һәр ил чыгыш ясаучылары чагу милли костюмнар белән бизәлгән концерт программасын әзерләгән иде. Коллективлар тамашачыларны үзләренең традицион мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды. Ә интерактив мәйданчыкта балалар өчен осталык дәресләре, Фольклориадада катнашучы илләр күргәзмәләре оештырылды. Монда Башкортстан һәм чит ил осталарының кул эшләрен карарга, шулай ук аларны истәлеккә сатып алырга мөмкин булды.
Кичен исә Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлы амфитеатрында Палестина, Белоруссия, Румыния, Камерун иҗат коллективлары катнашлыгында концерт программасы күрсәтелде. Кичәнең хедлайнеры “THE HATTERS” төркеме булды.
Шул ук көнне Башкортстан Милли музеенда “Дөнья халыклары битлекләре” һәм “Дөнья халыкларының уен кораллары” дигән ике халыкара һәм VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында эшләгән “Фольклориада йөрәге” күргәзмәләре үз эшләрен тәмамлады.
10 июль иртәсендә, VI Бөтендөнья фольклориадасы ️ябылган көнне, киләчәк буыннарга адресланган юлламаларга кул куелды һәм вакыт капсуласына салынды. Шулай ук CIOFF ® ️ һәм Республика халык иҗаты үзәге арасында матди булмаган мәдәни мирасны саклау, тарату һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатларында хезмәттәшлек итү ниятләре турындагы беркетмәгә кул куелды. Тиешле документка CIOFF ® президенты Филипп Боссан һәм Башкортстанның Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков кул куйдылар. Дөньяның 37 иленнән делега-цияләр вәкилләре әлеге истәлекле вакыйгаларның шаһитлары булды.
Милли делегатлар утырышында CIOFF ® ️VI Бөтендөнья фольклор универсиадасын оештыручыларның һәм анда катнашучыларның киләчәк буыннарга, шулай ук VII Бөтендөнья ️ Фольклориадасында катнашучыларга юлламалар төзелде һәм вакыт капсуласына салынды. Һәр капсулада котлау сүзләре һәм теләкләр бар. Моннан тыш, киләчәк буыннарга юллама белән вакыт капсуласын символлар – тәңкәләр, бизәкләр, артефактлар, музыкаль инструментлар, традицион костюмнарның тукымалары һәм башкалар тулыландырды.
CIOFF ® президенты Филипп Боссан вакыт капсуласына – тәңкә, CIOFFның Русия милли секциясе президенты, В. Д. Поленов исемендәге Русия халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова – традицион урыс матрешкасы, Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова истәлекле бизәк салдылар. Капсулага делегатларның истәлекле юлламаларын төшерү хокукы CIOFF ® VI Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү дирекциясе Башкарма директоры Артур Әлибәковка бирелде. Тантаналы чарада делегатларның һәр вәкиленә истәлекле плакеткалар тапшырылды.
Шулай ук, бу иртәдә Салават Юлаев исемендәге мәйданда VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларны күмәк фотога төшерү булды.
Фольклориаданы ябу тантанасы Уфаның Салават Юлаев һәйкәле янында “Русские Витязи” пилотаж төркеменең чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләвеннән башланды.
“Русские витязи” авиапилотаж төркеменең таң калдырырлык шоуын караганнан соң тамашачылар сәхнә янына җыелды. Халыкара фестивальне ябу тантанасының концертын Русиянең иң борынгы профессиональ халык хоры – М. Е. Пятницкий исемендәге Дәүләт академия урыс халык хоры ачып җибәрде. Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле, “Аргымак” төркеме чыгышлары алкышларга күмелде. Аннан соң программада 19 ил (Боливия, Коста-Рика, Колумбия, Хорватия, Эстония, Индонезия, Казахстан, Кыргызстан, Польша, Черногория, Панама, Франция, Мексика, Румыния, Русия, Эквадор, Швейцария, Үзбәкстан, Парагвай) фольклорчылары чыгыш ясады.
Тантананың рәсми өлешендә Фольклориадада катнашучы илләр вәкилләре “Тормыш агачы”на тасмалар бәйләде. Сәхнәгә милли секцияләр җитәкчеләре күтәрелде. Вакыт капсуласы рәвешендәге юлламаларны тапшыру тантанасы узды. Шулай ук чарада катнашучы 37 илнең тәңкәләре тегелгән башкорт түш бизәге ясалып бетте, В. Д.Поленов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова соңгы тәңкәне тапшырды һәм аны кул остасы шунда ук тегеп куйды. Түш бизәге Башкортстан Милли музеена тапшырылды.
— Сезнең белән аерылышу бик күңелсез, дуслар, күрәсезме, хәтта күкләр дә елый, — диде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, киңкүләм чарада барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Ләкин, ышанам, без әле кунакчыл Башкортстан җирендә күп тапкырлар очрашырбыз. Бу көннәрдә безнең республика зур концерт мәйданына әверелде. Сезнең чагу чыгышларыгыз безнең йөрәкләрне яулады. Алар — бәясез! Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сезгә зур рәхмәт белде-рергә рөхсәт итегез!
Мәдәният министры бу көннәрдә халыклар дуслыгының матур үрнәгенең ачык чагылуын билгеләде һәм, һәммәсенә рәхмәт белдереп, сәламәтлек, тынычлык, иминлек теләде.
Әминә Шәфыйкова тантанада Фольклор фестивальләрен һәм традицион сәнгатьләрне оештыру буенча Халыкара совет (CIOFF) президенты Филипп Боссанга, В. Д. Поленов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртовага, директор урынбасары, CIOFF Русия милли секциясенең җаваплы секретаре, Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү буенча комитет әгъзасы Андрей Беляевка Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы гимн астында Фольклориада әләме төшерелгәндә күпләрнең күзләрендә яшьләр күренде.
Бәйрәм программасы Эмир Кустурица һәм “The NoSmoking Orchestra” төркеменең чагу чыгышлары белән дәвам итте. Уфадагы Бөтендөнья фольклориадасы лазер тамашасы һәм бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.