-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
2 август 2021, 21:45

Проектлар ничек гамәлгә ашырыла?

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика муниципаль берәмлекләре хакимияте башлыклары белән социаль-икътисади үсешнең аерым мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Проектлар ничек гамәлгә ашырыла?
Проектлар ничек гамәлгә ашырыла?

Киңәшмәдә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренең гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда катнашуы турындагы мәсьәлә каралды.

Премьер-министрның беренче урынбасары, республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов муниципаль дәрәҗәдә төбәк проектларын тормышка ашыру мониторингы нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга бүленгән 26,7 миллиард сумнан республика муниципаль берәмлекләренә якынча 10,5 миллиард сум бюджетара трансферт җибәрелгән. Алар арасында иң күп акча "Торак һәм шәһәр мохите" һәм "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга туры килә.

Әлеге акчалар торак төзелешен үстерү программаларын дәртләндерүгә, җәмәгать территорияләрен төзекләндерүгә, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруга, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә, эчә торган су белән тәэмин итү, юл хуҗалыгы объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә юнәлтелгән.

Илшат Таҗетдинов сатып алу процедуралары һәм объектларның төзелеш әзерлеге буенча мәгълүматлар китерде, шулай ук хакимият башлыкларына төзелеш контрактларын үтәү процессларын, подрядчылар белән тыгыз бәйләнешне тәэмин итү, объектларны төзегәндә һәм аларны җиһазландырганда барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итүдә максималь ярдәм күрсәтүне махсус контрольгә алу үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Үзенең чыгышы ахырында Илшат Азамат улы Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский шәһәрләре, шулай ук Дүртөйле, Караидел һәм Яңавыл муниципаль районнарының республикада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру процессларын мәгълүмати яктан тәэмин итү буенча актив эш алып баруларын ассызыклады.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Андрей Назаров кайбер йөкләмәләр бирде, алар арасында – гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль дәрәҗәдәге объектлар төзелеше темпларын тизләтү, шулай ук урыннарда төбәк проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында гражданнарга мәгълүмат бирү эшен көчәйтү.

Фото: ТАСС

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: