-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
4 август 2021, 19:45

"Урманнарны саклыйк!"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Урманнарны саклыйк!"
"Урманнарны саклыйк!"

"Бүген без барыбыз бергә урманнарны янгыннардан саклаган кешеләргә зур рәхмәт әйтергә тиеш.

Алар - янгын сүндерү хезмәтләре, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, урман хезмәткәрләре, волонтерлар. Коры җәй шартларында аларның хезмәте, өлеше аеруча сизелерлек.

Аларга бераз җиңелрәк булсын өчен Учалы, Белорет һәм Бөрҗән районнарында телерадиотапшырулар каланчаларында июль аенда "Урман сакчысы" системасы видеокамералары урнаштырдык. Әбҗәлил, Зианчура һ.б. районнардагы хәлне башка ысуллар белән күзәтәбез. Әлеге мәгълүматлар Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына, Урман хуҗалыгы министрлыгына, ЦУР һәм муниципалитетларга агыла. Бу янгыннарны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә, вакытны һәм аларны сүндерү чыгымнарын киметә.

Бу җәй, чыннан да, бик эссе, һәм янгын хәвефе сезоны тәмамланырга әле ерак. Республика Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгын сүндерү төркемнәре Башкортстанның күп кенә районнарында тәүлек буе эшли. Иң мөһиме - без урман янгыннарының торак пунктларга һәм икътисад объектларына күчүенә юл куймадык.

4 августка Башкортстанда гомум мәйданы 2,8 мең гектардан артык булган 247 урман янгыны ачыкланган, былтыр бу вакытка 3,9 мең гектар мәйданда 118 янгын булган. Янгыннар саны ике тапкыр арткан, әмма һәр янган территориянең мәйданы өч тапкыр диярлек кимрәк. Димәк, без нәтиҗәлерәк эшлибез.

Оператив реакция нәтиҗәсендә 192 янгынны (гомум санның 80 проценты) беренче тәүлек эчендә сүндерделәр. Үз ягымнан шуны әйтә алам: республика янгын сүндерү хезмәтенең матди-техник базасын ныгыту дәвам итәчәк. Без яңа деполар төзибез, Учалы районында урман янгыннары станциясе булдырдык, махсус техника сатып алабыз, урман җирләрендә киң колачлы патрульлек итүне финанслыйбыз.

2022 елдан башлап, шулай ук, урман янгыннарына каршы көрәш өчен Күмертау авиазаводы җитештерә торган яңа "Ка-32А11ВС" коткару вертолетын актив куллануны планлаштырабыз.

Урманнарны, үзегезне саклагыз!" - дип язган ул.

Фото: nat.geo.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: