-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 август 2021, 15:05

Путин килә, ә стела юк...

Әбҗәлил районыннан Вадим Зарипов социаль челтәрләрдә мондый мөрәҗәгать калдырган.

Путин килә, ә стела юк...
Путин килә, ә стела юк...

"Безгә Әбҗәлил районына Президент Владимир Путин килә. Мин мондый могҗизаны күргәнем булмады: Магнитогорск чигендә яңа асфальт җәйделәр, юлларны юалар, ташландык биналарны сүтәләр, коймаларны буйыйлар.

  Әлбәттә, барысы да әйбәт, тик Магнитогорск белән чиктә обелиск тора иде, аны бөтенләй алып ташлаганнар. Аны бер дә буяганнары булмады, ә хәзер бөтенләй юк. Бу - районның һәм республиканың йөзе, аны урынына куярга кирәк".

Бу мөрәҗәгатькә Әбҗәлил районы хакимиятеннән түбәндәге җавап килгән:

"Район төзекләндерелә, бу безне куандыра. Магнитогорск шәһәре ягыннан керү юлы безнең республика капкасы булып тора. Анда узган гасырның 70нче елларында "Кызыл Башкирия" совхозы тарафыннан куелган обелиск искергән. Без аны тергезергә тырыштык, ләкин, кызганычка каршы, конструкция моны эшләргә мөмкинлек бирмәде. Хәзер стеланы алдык, шушы елның октябрь ахырына кадәр аның урынына яңа конструкция урнаштырачакбыз. Булачак стеланың эскизы өстендә танылган рәссамыбыз Ринат Атауллин эшли. Шулай ук без район халкы һәм кунакларыннан эскизлар буенча тәкъдимнәр көтәбез". - дип хәбәр итә район хакимияте вәкиле Альбина Манапова.

Фото: Әбҗәлил районы хакимияте

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: