Бөтенрусия халык санын алу агымдагы елның 1-31 октябрендә санлы технологияләр кулланып узачак. Алдагы халык санын алуның төп яңалыгы Русия халкы тарафыннан “Дәүләт хезмәтләре” порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортларны карап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да исәп алуны үтәргә мөмкин булачак. Барлык кирәкле мәгълүматны Бөтенрусия халык санын алуның рәсми сайтында www.strana2020.ru табарга була.
Интернет аша халык санын алу –ул исәпнең Русия өчен яңа ысулы, респондент һәм электрон исәп алу бите арасында исәп алучы рәвешендә арадашчы юк.
“Технологик яктан без санлы исәпкә алуга әзер: мәгълүмат җыю, тапшыру һәм эшкәртү өчен IT-система булдырылды һәм уңышлы тестлаштыру узды, электрон планшетлар төбәкләргә озатылды һәм эшкә әзер”, – дип белдерде “Росстат” җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.
Югарыда язылганча, Бөтенрусия халык санын алу беренче тапкыр санлы форматта узачак. Исәп алучылар халык турында белешмәләр җыю өчен махсус программа куелган планшет алачак. Башкортстанда планшетлар әзерләүнең финал этабы башланды. Бу этапта аларның һәркайсы конкрет хисап участогына беркетелә, адреслар исемлеге һәм исәп алу узарга тиешле йортларның урнашу схемасы йөкләнә. Резервны исәпкә алып, 9938 планшет әзерләргә кирәк.
Аларның бер өлеше, 1708 берәмлеге, авыл хуҗалыгын микроисәпкә алу барышында файдаланылачак, ул 1-30 августта узачак. Регламент эшләрен башкаруны “Башкортостанстат” белгечләре һәм Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжы укучылары тәэмин итә.
XXI гасырда беренче Бөтенрусия халык санын алу ничек үтте соң? Шул мөһим чараны җентекләбрәк карап үтик.
Халык саны 2002 елның 9 октябрендә 0 сәгатькә исәпләнде. Русиядә халык 8 көн дәвамында – 9-16 октябрьдә исәпкә алынды. Үзләре булган территорияләр өчен исәпкә алуны гомум срокларда уздыру кыенлашкан (нигездә, ерак тайгада, таулы һәм төньяк) районнарда халык санын алу башка срокларда, башлыча, җәйге айларда һәм 2002 елның сентябрендә узды.
2002 елда исәп алуда даими халык исәпкә алынды, халык саны элеккечә гаиләләр буенча түгел, ә йорт хуҗалыклары буенча, ягъни йорт хуҗалыгы берәмлекләре буенча алып барылган. Йорт хуҗалыгы – ул бер торак бинада яисә аның өлешендә яшәүче, үзләрен азык һәм яшәү өчен кирәкле барлык кирәк-ярак белән, ягъни тулысынча яисә өлешчә үз акчаларын берләштерүче һәм тотынучы кешеләр төркеме. Бу кешеләр туганлык яисә никахтан килеп чыга торган мөнәсәбәтләр белән бәйле булырга мөмкин, я туганнар түгел, я башкача да булырга мөмкин. Йорт хуҗалыгы мөстәкыйль яшәүче һәм үзен азык белән тәэмин итүче һәм яшәү өчен кирәкле йорты булган бер кешедән торырга мөмкин. Билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр, йорт-җирсезләр шулай ук йорт хуҗалык-лары булып саналган.
Халык үзенең даими (гадәти) яшәү урыны буенча исәпкә алына. Даими яшәү урыны булып, кагыйдә буларак, шул торак пункт, йорт, фатир санала, анда сораштырылучы үз вакытының күп өлешен үткәрә. Бу урын кеше теркәлгән адрес белән туры килергә һәм туры килмәскә мөмкин.
Бөтенрусия халык санын алганда, алдагы исәпкә алулардагы кебек үк, халыкны сораштыру һәм исәпкә алу кәгазьләрен махсус өйрәтелгән исәп алучылар белән тутыру ысулы кулланылган. Исәпкә алу программасы даими халык өчен тоташ һәм сайлап алу сорауларын, шулай ук Русия Федерациясендә вакытлыча булган кешеләр өчен сорауларның кыскартылган исемлеген үз эченә ала.
Исемлек документлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: “Кешеләр исемлеге” формасының һәр ягына бина эчендә яшәүче кешеләр исемлеге тутырылган, бер форма ике бинага тутырылган; “Халыкның торак шартлары” формасында һәр йорт хуҗалыгының торак шартларын характерлаучы сораулар була, бер форма ике бинага тутырыла; “Исәпкә алу кәгазе” (К) формасы 11 сорауны үз эченә ала һәм сайлауга эләкмәгән кешеләргә тутырыла; “Исәп алу кәгазе” (Д) формасында 13 сорау була һәм бер кешегә исәпләнә; “Русия территориясендә вакытлыча торучы һәм чит илдә даими яшәүче кешеләр өчен исемлек” формасы 8 кешегә исәпләнгән була.
Бердәм халык санын алу программасына 11 сорау кертелгән: сезнең бергә яшәүче кешеләргә карата туганлык мөнәсәбәтегез; сезнең җенес; туу датасы (яшегез); никахта торуыгыз (никахыгыз теркәлгәнме, никахыгызның теркәлүе (әйе, юк), беркайчан да никахта тормавы (аерылышуы), аерылышуыгыз, тол хатын (тол ир); сезнең туу урыныгыз; сезнең гражданлыгыгыз; сезнең милләтегез; белемегез; телләрне белүегез (сез урыс телен һәм башка нинди телләрне беләсез); яшәешкә акча чыганакларыгыз.
Сайлап алу исәпкә алуында өстәмә рәвештә мәшгульлек турындагы сорауга төгәл җавап таләп ителә: сез икътисадның кайсы тармагында мәшгуль; сез эшли торган предприятие, оешма (эшкуарларны да кертеп) нинди төп продукция яисә хезмәтләр җитештерә (күрсәтә); сезнең эш сезнең шәһәр (район) территориясендә урнашканмы; эш булмаган очракта, сез аны соңгы ай дәвамында эзләдегезме? Бу шәһәрдә (яки авылда) сез ничә ел яшисез? Сез 1989 елның гыйнварында кайда яши идегез? 15 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен ничә бала тудыруын күрсәтү таләбе.
Русия территориясендә вакытлыча булучылар һәм чит илдә даими яшәүче кешеләр өчен аерым исәп алу кәгазе төзелә. Анда исәпкә алынучының: адресы; җенесе; туган елы; туган иле; яшәү иле; гражданлык; милләте; Русиягә килү максаты (эш, эш сәфәре, туризм, ял яисә дәвалау, транзит миграция, башка максатлар) турында сораулар була.
Халыкның торак шартлары өйрәнелә (П формасының исәп алу кәгазе): торак урынының тибы; йорт төзелгән ел; йортның тышкы диварлары материалы; шәхси йортның гомум мәйданы яисә фатирның квадрат метры; торак урынны төзекләндерү төрләре.
2002 елдагы исәпкә алу мәгълүматлары буенча, Башкортстан халкы саны 4 миллион 104 мең 336 кеше тәшкил иткән, шул исәптән шәһәрдә яшәүчеләр – 2626613 (64 процент), авылда яшәүчеләр – 1477723 (36 процент).
Белгечләр фикеренчә, бу исәпкә алуны үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар иң тулы һәм төгәл. Исәпкә алу материаллары якын киләчәктә илнең һәм төбәкнең икътисади һәм социаль үсеше планнарының нигезен тәшкил итә. Халык санын алу социаль реформалар уздыру, социаль сәясәт булдыру, демографик хәлне бәяләү, демографик сәясәт һәм демографик фаразлар өчен кирәкле мәгълүматлар бирә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.