"Урман янгыннары территориясен гизәбез. Әлегә хәлне өстән бәялибез, нәтиҗәләрне җирдә ясаячакбыз" , - дип язган ул социаль челтәрләрдә.
10 августта иртәнге 06 сәгатькә 27 урман янгыны теркәлгән, аларның гомум мәйданы Хәйбулла, Зилаер, Бөрҗән, Зианчура, Әбҗәлил районнары территориясендә 3 104,8 гектар тәшкил итә.
Бу янгыннарның күпчелегенең үзенчәлеге - авыр үтеп керә торган тау-тайга җирлегендә һәм дала территорияләрендә таралуы.
фото: bashinform.ru