+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
11 август 2021, 22:00

Төпкел авылларга кәрәзле элемтә киләчәк

11 августта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эре кәрәзле элемтә операторларының төбәк вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Төпкел авылларга кәрәзле элемтә киләчәк
Төпкел авылларга кәрәзле элемтә киләчәк

Анда катнашучылар Хәйбулла районының ерак һәм аз санлы торак пунктларына элемтә үткәрү зонасын киңәйтү буенча планнар турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, төбәк Башлыгының Хәйбулла районына эш сәфәре вакытында берничә авыл халкы кәрәзле элемтә белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде.

Республиканың санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр иткәнчә, Башкортстанда яшәүчеләрнең 98 проценты кәрәзле элемтә белән тәэмин ителгән. Хәйбулла районы буенча бу күрсәткеч 92 процент тәшкил итә. 2020 елда операторлар муниципалитетның биш торак пунктында кәрәзле элемтә үткәргән. Аны тагын 15 авылда үткәрергә кирәк. Аларның җидесе Әбиш һәм Акъюл авыл советлары территорияләрендә урнашкан һәм даими рәвештә янгын хәвефе янаган зонага эләгә. Аларда ике меңгә якын кеше яши.

Геннадий Разумикин тиз арада хәл итү максатында торак пунктларда кечкенә радиуслы кече база станцияләрен монтажларга тәкъдим итте. Проектны гамәлгә ашыру өчен вакыт һәм финанс чыгымнары аз таләп ителә. Аны тормышка ашыру 2022 елда башлана һәм ерактагы 400 торак пунктны үз эченә ала. Элемтә операторлары вәкилләре бу тәкъдимне хуплады һәм тиешле ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: