-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
15 август 2021, 08:05

Чакмагышта шимбә файдалы үтте

Кичә Чакмагышта фермер ярминкәсе, спорт ярышлары, табиблар һәм юристлар консультацияләре узды.

Чакмагышта шимбә файдалы үтте
Чакмагышта шимбә файдалы үтте

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә чакмагышлылар авыл хуҗалыгы продуктлары, икмәк-булка һәм кондитер әйберләре, яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала алды. Ярминкәдә умартачылар үз продукцияләрен халык өчен кулай бәяләрдән тәкъдим итте. Шулай ук теләүчеләр түләүсез юридик ярдәм ала алды.

Чакмагыш районында яшәүчеләргә республика клиник дәваханәсе табибларына күренү мөмкинлеге бирелде. Районга күчмә диагностика үзәге килде. "Тәгәрмәчле поликлиника" кирәкле медицина корылмалары белән җиһазландырылган, анда пациентларны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган.

«Бу бик җайлы, чөнки без ерак авылларда яшибез, шуңа республика медицина учреждениеләре табибларына эләгә алмыйбыз. Мондый мөмкинлек биргән өчен рәхмәт, неврологка килүемә бик шатмын», - дип кичерешләре белән уртаклашты Зөһрә апа.

Гаилә ял паркында да җанлылык сизелде. Биредә балалар, яшьләр өчен спорт мәйданчыклары, китап күргәзмәсе, өстәл уеннары, аквагрим, мольбертта рәсем ясау буенча осталык дәресләре, уен коралларын тәкъдир итү, ГТО мәйданчыклары оештырылган. Башкортстан эстрадасы артистларының кичке чыгышы чакмагышлылар өчен чын сюрприз һәм зур бүләк булды.

Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы кысаларында районның «Уңыш» стадионы территориясендә Физкультурачылар көненә багышланган спорт чаралары узды. Тренер-укытучыларга физкультура һәм спортны үстерүдә һәм популярлаштыруда актив катнашканнары, спорттагы уңышлары өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Спортчыларны һәм тренерларны район башлыгы Реканс Ямалиев котлады.

Стадион территориясендә футбол, волейбол, кул көрәше, гер спорты, җиңел атлетика, 60, 100 һәм 800 метрга йөгерү кебек спорт ярышлары оештырылды. Әлеге чараларда 16 яшьтән өлкәнрәк булган 250 кеше катнашты. Ярыш призерлары район спорт комитеты грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.

Чарада катнашкан җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев үзе дә яшь чагында футбол һәм волейбол буенча иптәшләр матчларында катнашуын билгеләп үтте.

- Әлеге спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин булган яңартылган стадион халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен яхшы ярдәм булачак. Бу тагын да уңайлырак иҗтимагый киңлеккә әйләнер дип өметләнәбез. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы бөтен ил буенча шулай ук авыл территорияләренә дә сизелерлек үзгәрергә ярдәм итә. Стадион балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә чын бүләк булачак, - диде ул.

Ул чараны оештыручыларга эшне яхшы башкарулары, ә барлык катнашучыларга актив тормыш позициясе һәм җиңүгә омтылыш өчен рәхмәт белдерде.

Фото: Чакмагыш районы хакимияте

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: