+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
17 август 2021, 17:25

Картәнисен куып чыгарган...

Уфаның Сипайлово бистәсендә җанөшеткеч хәл булган.

Картәнисен куып чыгарган...
Картәнисен куып чыгарган...

Анда 17 яшьлек кыз бала инвалид коляскасында утыручы картәнисен подъездга куып чыгарган.

Бичара апа көне-төне шунда утыра, подъездда бөтен эшләрен башкара. Анда түзеп булмаслык ис. Күршеләре булдыралганча ярдәм күрсәтә: ашарга чыгара, кием бирә.

Аның оныгының акылына зыян килгән диючеләр дә бар. Ул полициядә һәм психиатрда исәптә тора икән.

Бу баланы шушы апа үстергән. Оныкның әнисе читтә яши һәм инде ун еллап килеп күренгәне юк.

Кайчандыр онык белән әбисе картәтиләрен шулай подъездга куып чыгарган булганнар. Ул вакыт бабайны приютка урнаштырырга мөмкин булган.

Инде чират әбинең үзенә җиткән...

Фото: bashnews.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: